Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 февраль 2023, 16:22

Армия хезмәте — чын тормыш мәктәбе

Агымдагы елның 1 февралендә, Ватанны саклаучылар көне кысаларында, Русиядә «Ватанны саклаучыга хат» Бөтенрусия акциясе старт алды.  

Армия хезмәте — чын тормыш мәктәбе
Армия хезмәте — чын тормыш мәктәбе

Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек сүзләре яза һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котлый ала.

— Хәзерге вакытта чик сызыгының аръягында махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга балалар кулы белән язылган хатларны укуы, ышаныгыз, икеләтә күңелле. Без әлеге изге акцияне, укучыларны һәм студентларны җәлеп итеп, мәктәпләр һәм урта уку йортлары белән берлектә үткәрүне күздә тотабыз. Әлеге хатлар ватан сакчыларына республиканың хәрби комиссариаты аша үзәкләштерелгән ысул белән барып җитәчәк, — дип сүз алды Октябрьский шәһәренең хәрби комиссары Валерий Шәрифуллин.

Агымдагы атнада Валерий Мөсәгыйть улы шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә яшь буын белән очраша, батырлык дәресләре уздыра.

Җәмгыятьтә бүген барлыкка килгән аянычлы вәзгыять Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт, кыюлык һәм каһарманлык сыйфатларының никадәр мөһим булуын тагын бер кат искәртте. Әмма үсеп килүче буын тормышында ватанпәрвәрлек идеяләре булмавы, малайларның һәм кызларның яшәү максатларын һәм мәнфәгатьләрен дөнья челтәрләрендә эзләве, әлбәттә, хәзерге шартларда һәркемне уйланырга мәҗбүр итә.

— Елларны еллар, буыннарны буыннар алмаштырып торса да, Ватанны саклаучы һөнәрен беркем дә, бернәрсә дә гамәлдән сызып ташлый алмый. Безнең бабаларыбыз, әтиләребез, ир туганнарыбыз, хәтта кыю гүзәл затларыбыз, туган илне дошман һөҗүменнән саклап һәм яклап калыр өчен, бер тапкыр гына яуга күтәрелмәгән. Бүген без шушы олы һәм кыю хисләрне үсеп килүче буын күңелендә уятырга, аларны җәмгыятебезнең чын уллары һәм кызлары итеп тәрбияләргә бурычлы. Ә моңа ирешү өчен без аларга Русия Федерациясе Кораллы Көчләре һәм Украинада бара торган махсус хәрби операция турында дөрес мәгълүмат җиткерергә тиеш, — дип ассызыклады хәрби комиссар.

Хәзерге вакытта илнең хәрби уку йортларында белем алыр өчен кандидатлар сайлап алу дәвам итә. Үз язмышын хәрби һөнәр белән бәйләргә карар иткән кеше, иң беренче чиратта, сәламәт булырга тиеш. Тирән аң-белем, һөнәри яраклылык, физик хәзерлек — болар барысы да булачак офицер алдына куелган төп таләпләр. «Бүгенге көндә хәрби уку йортларына керергә теләк белдергән Октябрьский шәһәре буенча алты кандидат бар. Без алар белән шөгыльләнәбез, аңлату эше алып барабыз. Чөнки хәрби уку йортларында уку юнәлешләре бик күп. Шуны истә тотарга кирәк, мондый уку йортын тәмамлаган кеше хәрби һөнәр белән берьюлы гражданлык һөнәре дә үзләштерә», — дип аңлата Валерий Шәрифуллин.

Армия — һәр ир-егет өчен зур тормыш мәктәбе. Кичәге елак малайдан һәм кыюсыз егеттән чын ирне бары тик хәрби хезмәт кенә ясый. Бары тик хәрби хезмәт кенә намус, катгый дисциплина, зур җаваплылык, тапкырлык, төз сын, нык характер, ярдәмчеллек һәм, иң әүвәл, үз-үзеңә таләпчәнлек тәрбияли. Армия хезмәте ир-егетне чыныктыра һәм авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтә.

Валерий Мөсәгыйть улы белән, әлбәттә, хәрбиләр өчен каралган социаль гарантияләр турында да сөйләшми калмадык.

— Чыннан да, офицерлар өчен кабул ителгән социаль өстенлекләр һәм шартлар аларның үзләре өчен дә, гаиләләре өчен зур әһәмияткә ия. Алар торак белән тәэмин ителә, хәрби пенсиягә ия була. Оборона өлкәсеннән тыш сезнең тагын кайсы тармакта 36 яшьлек пенсионерларны күргәнегез бар?! Хәтта шундый төбәкләр бар, әйтик, Камчатка, биредә узган хәрби хезмәтнең бер елы ике елга тиң. Яисә хәрби уку йортында укучыларның 14 мең сумнан башлап стипендия алуы, баштан алып аякка кадәр киендерелүе, көнгә өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителүе, кыскасы, тулы күләмдә дәүләт тәэмин ителешендә булуы гына да никадәр зур дәрәҗә турында сөйли. Моннан тыш, хәрби уку йортын тәмамлаган офицер алдында кая эшкә барырга дигән сорау тумый. Ул инде үзенең эш урынының кайда урнашканын, нинди хәрби часть булганын, үзенең анда нинди вазыйфада юлланачагын һәм хезмәт хакын белә. Ә ул 50 мең сумнан да ким түгел, — диде шәһәрнең хәрби комиссары.

Хәрби уку йортына кергән егетләр һәм кызларның тирән белемгә ия булачагын да онытырга ярамый. Математика, физика, рус телен бөтен нечкәлекләренә кадәр белми торып, бүгенге көндә армия тәэмин ителгән заманча камилләшкән яңа буын һәм үрнәктәге корал һәм техниканы аңлавы, алар белән идарә итүе мөмкин түгел. Шуңа күрә бүгенге көннең хәрби көчләре акыллы, зирәк, максатчан егет һәм кызлар белән генә көчле була ала.

 

Автор фотосы

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: