Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 гыйнвар 2023, 15:45

Хөрмәтле республика халкы!

Ел башыннан үлемгә китерүче янгыннар саны кискен артты. Гыйнвар аенда республика территориясендә янгыннар вакытында 36 кеше һәлак булды. Бу, узган ел белән чагыштырганда, өч тапкырга күбрәк.

Хөрмәтле республика халкы!
Хөрмәтле республика халкы!

Фаҗига шунда ки, җиде янгын вакытында Уфа, Стерлебаш, Дюртөйле, Ишембай һәм Зианчурин районнарында берьюлы икедән алып дүрт кешегә кадәр янгын корбаны булды.

 

Шуны да билгеләп үтәм, 16 гыйнвар дүшәмбесе «кара дүшәмбе»гә әверелде: бер тәүлек эчендә генә дә янгыннарда алты кеше һәлак булды.

Үлемгә китергән янгыннарының төп сәбәпләре билгеле:

1) тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү;

2) электр җиһазларын дөрес монтажламау һәм файдаланмау;

3) ягыла торган мичләрне дөрес кулланмау.

 

Тышта салкын, күпләр өйдә яки верандада тәмәке тарта. Бу гыйнвар янгыннарында 13 кешенең үлеменең төп сәбәбе булды.

Фаҗига килеп чыкмасын өчен, сүндерелмәгән тәмәкене ташламагыз, бинада тәмәке тартмагыз!

Электр челтәрләренә артык йөкләнеш бирмәгез, төзек булмаган һәм кулдан ясалган электр җылыткычларын кабызмагыз! Электр җиһазларының авария хәлендәге эш режимы аркасында янгыннарда 15 кеше үлде.

Ягылган мичләрне контрольсез калдырмагыз. Ягыла торган мичне дөрес монтажламау һәм файдаланмау аркасында янгын вакытында алты кешенең гомере өзелде.

Исерек хәлдә булган якыннарыгызны һәм танышларыгызны игътибарсыз, шулай ук балаларны бер ялгызы калдырмагыз!

Янгынны мөстәкыйль рәвештә үзегез сүндерергә тырышмагыз!

Балаларыгыз белән бергә янгын вакытында эш итү алгоритмын өйрәнегез. Бу алгоритмны белгән очракта, күп фаҗигаләрне кисәтеп була иде.

Шулай ук нәтиҗәле чара – торакны янгын хәбәрчесе белән тәэмин итү. Әлеге минисиреналарның эшләве нәтиҗәсендә республикада 934 кеше, шул исәптән 341 бала коткарылган.

Әйтик, 10 гыйнвар иртәсендә Нуриман районында янгын хәбәрчесе тавышыннан уянып, биш кеше, шул исәптән өч бала исән калды.

Онытмагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, аларны үтәмәү аркасында корбан булганнарның әниләренең һәм туганнарының ачы күз яшьләре белән сугарылган. Шуңа күрә һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Аларны туганнарыгызга һәм тирә-яктагы кешеләргә бозарга ирек куймагыз! Янгыннар белән бәйле фаҗигаләрдән без бары тик бергәләп кенә үзебезне һәм якыннарыбызны саклый алабыз!

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: