Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 гыйнвар 2023, 16:45

Солдатларга ярдәм китте

Октябрьскийдан махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы гуманитар йөк белән колонна җибәрелде. Мондый ярдәм шәһәребездән инде алтынчы тапкыр озатыла.

Солдатларга ярдәм китте
Солдатларга ярдәм китте

Мобилизацияләнгән шәһәрдәшләргә кирәк-яраклар Яшьләр сарае волонтерлары тарафыннан кабул ителеп, посылкаларга тупланды.

Гуманитар ярдәм җыю яугирләрнең гаиләләре соравы буенча эшләнде. Һәркем үзенең якын кешесенә — улына, иренә, абый-энесенә, әтисенә шәхси посылка әзерләп алып килде. Чарада гадәттәгечә шәһәр предприятиеләре һәм эшкуарлар да актив катнашты. Нәтиҗәдә, махсус хәрби операция зонасында кирәкле күп әйберләр җыелды: медицина препаратлары, антибиотиклар, бинтлар, шприцлар, радиостанция һәм радиоантенналар, квадрокоптерлар, тимер мичләр (буржуйка), ягулык өчен брикетлар, оекбашлар, итек-олтыраклар, җылы костюмнар, бутыльләрдә эчәр су, продуктлар. Посылкаларда печенье, кәнфит кебек тәм-томнар булуы да игътибарны җәлеп итте. Тыныч тормыштагылар өчен гадәти тоелган әйберләр яу кырында йөрүчеләргә тансыкка әйләнәдер шул…

Колонна составына шулай ук югары үтүчәнлек сыйфатына ия өч автомобиль да керде. Мондый транспорт чаралары якташларга бик кирәк, аларны җибәрүне үзләре сораганнар. Октябрьскийда тупланган гуманитар йөк Уфадан юлга чыгучы зур республика конвое составында барачак.

Колоннаны озатуда шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев та катнашты. Ул волонтерлар, предприятиеләр вәкилләре белән аралашып, җыелган кирәк-яракларны карап чыкты, барысы да тәртиптә булуын билгеләде.

— Гуманитар посылкалар җыю чарасына кушылган Октябрьский шәһәре халкына, предприятиеләр җитәкчеләре һәм коллективларына ихлас рәхмәтемне җиткерәм, — диде Алексей Николаевич. — Сезнең ярдәм бик мөһим! Атна буе посылкалар кабул иткән волонтерларга да рәхмәтлебез. Бик авыр, әмма кирәкле эш башкаручы — илебезне яклаучы якташларыбыз исән-имин йөрсеннәр, дип телибез. Без аларга һәрчак теләктәшлек күрсәтәчәкбез. Барысы да яхшы булыр, дөреслек җиңәргә тиеш. Җиңү безнең якта булачак!

«Октябрьский үзенекеләрне ташламый!» телеграм-каналында мобилизацияләнгән егетләрнең туганнары фикерләрен язган:

«Безнең егетләрне ташламаган, һәрчак ярдәм кулы сузарга ашыккан кешеләрнең барысына да ихлас рәхмәт әйтәм! Якын кешеләребез шушы посылкалар аша туган йорты, гаиләсеннән сагынычлы сәламнәр һәм җан җылысын да алачак».

«Волонтерларга зур рәхмәт, колоннаны озатып баручыларга, водительләргә иминлек, хәерле юллар теләп калам».

«Игелекле эшкә өлеш керткән, битараф калмаган һәркемгә сәламәтлек телим, һәр башлангычыгызда уңышлар юлдаш булсын!».

«Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче туганнарыбызга шундый кирәкле әсбапларны җыеп җибәрүне инде ничәнче тапкыр оештыручы шәһәр хакимиятенә, оешмаларга һәм башка шәһәрдәшләргә рәхмәтемне юллыйм».

 

Автор фотосы

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: