Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 гыйнвар 2023, 16:39

Рәҗәб ае саваплары

22 гыйнвар кояш баю белән бер-берсе артыннан килә торган өч мөбарәк изге ай — Рәҗәб, Шәгъбан, Рамазан айлары башлана.  

Рәҗәб ае саваплары
Рәҗәб ае саваплары

Һәр ел Рәҗәб ае килгәндә, мөэмин-мөселманнарны чиксез шатлык хисләре биләп ала, чөнки Рәҗәб өч изге айның беренчесе булып тора. Ул башлану белән без инде Рамазан аена әзерләнә башлыйбыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә болай дип әйткән: «Рәҗәб — Аллаһның ае, Шәгъбан — минем аем, ә Рамазан  — өммәтемнең аедыр». Бер кеше Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән сораган: «Йә Рәсүлуллаһ, ни өчен Рәҗәб Аллаһ ае соң ул?». Рәсүл әкрам галәйһиссәлам болай дип аңлаткан: «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте (ярлыкавы) иңә, кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошманнарның кулыннан коткарган». Аңлашылганча, Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез өчен Аллаһ Раббыбыз савапларны арттырып бирәчәк. Рәҗәб аен мөселманнарга ничек үткәрү тиешле соң? Бу айда эшләнә торган күркәм гамәлләр: сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, «Ихлас» сүрәсен ешрак уку, нәфел уразалары тоту. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә изге юлдан тайпылмыйча, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешергә насыйп итсә иде.

Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кичә (26 гыйнвар) Рәгаиб кичәсе буларак билгеләнә. Шул кичтә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) атасы хәзрәти Габдулла һәм анасы хәзрәти Әминә беренче тапкыр күрешкәннәр һәм никахлашканнар.

Мөселманнар Рәгаиб кичәсенә зур әһәмият биргәннәр, чөнки ошбу вакытта догалар кабул була. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в): «Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, Җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр» — ди (Дәйләми). Мөселманнарга бу кичәдә Коръән Кәримне, нәфел намазларын укырга, зикерләр һәм салаватлар күбрәк әйтергә киңәш ителә. Шулай ук ахшам белән ястү намазы арасында 12 рәкагать хаҗәт намазын (нәфел намаз) укырга мөмкин. Һәр ике рәкагать намаздан соң сәлам бирелә, һәр рәкагатьтә бер «Фатиха», өч тапкыр «Ихлас» сүрәсе укырга мөмкин. Ахырдан гомуми дога кылына.

Рәгаиб кичәсендә генә түгел, Рәҗәб ае дәвамында күп изгелекләр, гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк, чөнки бу айларда кылган изге гамәлләрнең савабы зур. Башка көннәрдә бер изгелеккә ун әҗер булса, бу өч айда бер изгелеккә, Коръәннең һәр хәрефенә 100, 1000, 7000, 30000 әҗер-саваплар Аллаһы тарафыннан бирелер, әлбәттә тыелган (хәрәм) гамәлләр өчен гөнаһлар арттырылып языла — моны да һич онытырга ярамый. Рәҗәб һәм киләсе Шәгъбан ае аша без барлык айларның солтаны булган изге Рамазанга күчәбез, уразага әзерләнәбез.

Пәйгамбәребез (с.г.в) Рәҗәб аен каршы алганда шушы доганы кыла торган булган: «Әллаһуммә бәрик ләнә фи раҗәби үә шәгъбәни үә бәллигънә рамадан».

Мәгънәсе — «Йә Аллаһым! Рәҗәб һәм Шәгъбан айларын безнең өчен мөбарәк кыл һәм безне Рамазан аена ирештер» (Мөслим риваяте).

Бу өч айның дәрәҗәсе, кыйммәте, мөбарәк булуы шушы айларга туры килгән изге кичәләр аша арта. Мәсәлән, Рәгаиб (26 гыйнвар) атна кич җомгага каршы кичәсе һәм Мигъраҗ кичәләре (17 февраль) нәкъ менә рәҗәб аена туры килә.

Бәраәт кичәсе — Шәгъбәндә, ә Кадер кичәсе исә — Рамазан аенда.

Һәр мәсьәләдә безнең өчен Пәйгамбәребез хәзрәте Мөхәммәд (с.г.в.) үрнәк. Бу өч айга бәя бирүне дә без аңардан өйрәнәбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Рамазан аеннан тыш иң күп уразаны Рәҗәб аенда тоткан. Бу айда ике изге кичә бардыр: Рәгаиб һәм Мигъраҗ кичәләре.

Өч мөбарәк ай — Аллаһы Тәгалә безгә бүләк иткән бөек нигъмәт, әһле иман өчен тиңдәшсез бәхет-сәгадәттер. Бу айларда вакытны әрәм-шәрәм итмичә, ешрак гыйбадәт кылырга, аларның кадер вә кыйммәтен белеп эш итәргә кирәк. Кылган догалар кабул ителәчәк, мөэминнәр өстенә илаһи рәхмәт вә мәгъфирәт дәрьялары агар.

Чын күңелдән ышанган, ныклы иман тойгысы белән сугарылган мөселманнарның гөнаһлары ярлыканыр.

Рәҗәб ае — мәгъфирәт аедыр, күп гөнаһлар ярлыкана торган айдыр. Гөнаһ ярлыканмак Аллаһы Тәгаләдәндер. Шуның өчен «Аллаһы Тәгаләнең ае» диелер.

Рәҗәб аенда уразаның савабы

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Әгәр бер кеше Рәҗәб аенда бер көн ураза тотса, тәмугның ишекләре бикләнер. Ә инде 8 көн ураза тотса, 8 өҗмах ишеге ачылыр, 10 көн ураза тотса, барча хәҗәтләре (йомышлары) үтәлер, догасы кабул булыр. 15 көн ураза тотса, күктән нида (раслау тавышы) кылыныр: «Ий, ураза тоткан бәндә! Синең барча гөнаһларың ярлыканды, гамәл дәфтәреңдә изгелек кенә калды».

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Ант итеп әйтәм, әгәр бер ир я бер хатын Рәҗәб аенда бер көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул кешеләргә бер ел ураза тоткан савабын бирер, кичләрдә уяу торып, тагать вә гыйбадәт кылган савабын бирер».

Бу ай турында Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Җәннәттә (оҗмахта) сөттән ак, балдан татлы Рәҗәб исемле бер елга булыр. Рәҗәб аенда бер генә көн булса да ураза тоткан кеше шул елгадан эчерелер». Рәҗәб аеның көннәре алтынчы кат күкнең ишекләренә язылмыштыр. Бер кеше бу айда ихласлык белән бер көн рузә (ураза) тотса, шул ишекләр ачылырлар һәм Аллаһы Тәгаләдән ул кешенең гөнаһлары кичерелүе соралыр. Әгәр ике көн тотса, барча җир һәм барча күк әһелләре: бу бәндәгә Аллаһның рәхмәте булса иде, дип сорарлар.

Әгәр өч көн ураза тотса, тәмуг белән ул кеше арасында пәрдә корылыр һәм тәмуг газабын күрмәс. Башка айларда бер изгелеккә ун савап язылса, бу айда бер изгелеккә мең савап язылыр. Бу айда көндез рузә тотып, кичләрен гыйбадәт белән үткәрүчеләр кабер газабын күрмәс.

Газиз дин кардәшләрем, бу изге айларны күркәм гамәлләр кылып үткәрсәк, мөбарәк Рамазан аен кунак көткәндәй каршы алган булырбыз, иншә Аллаһ, Рамазан ае исә барлык айларның солтаны.

 

Иң изге догалар белән имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: