Туган як
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 гыйнвар 2023, 16:44

Әкият тудырган чынбарлык

Октябрьскийның 4 санлы мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр «Урман маҗаралары» исемле әкият белән сәхнә тотты.  

Әкият тудырган чынбарлык
Әкият тудырган чынбарлык

... Яшел урман буенда яши икән алтын кикрикле Әтәч белән йомшак Керпе. Әтәч малае ботка пешерә, Керпе ауга йөри. Бергә уйнап, бергә биергә ярата алар. Керпе ауга чыгып киткәндә, дусты Әтәчкә урамга чыкмаска, Төлке килеп чакырса да, өйдә генә уйнарга наказ бирә. Керпе киткәнен генә көткән кебек, хәйләкәр Төлке килеп тә җитә. Ул Әтәч малаен туп уйнарга чакыра һәм алар машиналар йөри торган юлда, бар дөньяларын онытып, уйный башлыйлар. Шулвакыт Аю килеп чыга. «Әй, урман балалары, туп белән мәйданчыкта гына уйнарга ярый», — дип шелтә белдерә ул аларга. Озын колак Куян да Әтәч малаена Керпе дустының ишек алдында гына уйнарга кушуын исенә төшерә. Туплы уйнап арган Әтәч белән Төлке куышып уйный башлый. Һич көтмәгәндә юлда машина пәйда була һәм Әтәч малае, тәгәрмәч астына эләгеп, аягын имгәтә.

«Ләйсән» балалар бакчасының беренче квалификацияле тәрбиячесе Альбина Шәрәфетдинова җитәкчелегендәге өлкән төркем нәниләре сәхнәләштергән беренче генә әкият түгел бу. Узган ел тәмамланырга санаулы көннәр калып килгәндә алар Колобокның ничек юл кагыйдәләрен үзләштерүен күрсәткән булса, бүгенге «Урман маҗаларалы»н алар гыйнвар аенда игълан ителгән «Игътибар —балалар!» акциясенә нигезләнеп уйнады. Чыннан да, килешле декорация фонында әкият геройлары образына зур осталык белән кергән сабыйлар сәнгатьле итеп юл кагыйдәләре, светофорның кызыл, сары һәм яшел төсләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү турында шигырьләр сөйләде. Бергәләп светофор турында башкарган җырлары да матур килеп чыкты. Алар кунакка килгән башка төркем балаларына үз уйнаулары аша машина юлының нинди зур куркыныч янавын күрсәтеп бирде.

— Әлеге уен аша без балаларда, юлда йөрү һәм үзеңне юлда тоту кагыйдәләре белән беррәттән, үзара игътибарлы һәм тирә-юньдәгеләргә ярдәмчел булу кебек сыйфатларны да тәрбияләүне максат итеп куйдык. Гомумән, өлкән төркем тәрбияләнүчеләре образларга керергә бик ярата. Баланың сәләтенә карап, һәркайсын уенга җәлеп итәргә тырышабыз. Аннан килеп, җыр-уенлы тамашаларда катнашу бәрабәренә шигырьләр ятлатып, без балаларның хәтерен яхшыртуга, сөйләм телен баетуга ирешәбез. Мондый чыгышлар ясап, безнең тәрбияләнүчеләребез тамашачылар алдында каушап калмаска, үзләрен кыю тотарга да өйрәнә, — дип билгеләп узды Альбина Нәгыймулла кызы.

Музыкаль-әдәби чарага чакырылган «Балачак иминлеге» Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм балалар юл-транспорт һәлакәте буенча зона ресурс үзәге җитәкчесе Елена Липовецкая ахырда нәни дуслары белән тагын бер кат үзеңне юлда тоту кагыйдәләре турында кызыклы итеп әңгәмә корды.

Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенең өлкән тәрбиячесе Эльвира Бикметова сүзләре буенча «Ләйсән» балалар бакчасы тормыш куркынычсызлыгы нигезләре программасы буенча эшли. Шул уңайдан һәр төркемдә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында танып белү почмаклары оештырылган.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, хезмәт коллективы үз эшчәнлегендә әти-әниләрнең зур ярдәмен һәм хуплавын тоя. Бүгенге әкият өчен залны бизәү һәм килешле декорацияләр ясау мәшәкатен дә алар үз өсләренә алган.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: