+13 °С
Болытлы
Постамат ярдәмендә әзер документларны үзәккә алдан язылмыйча һәм оператор тәрәзәсенә мөрәҗәгать итмичә алырга мөмкин. Документлар килгәч, гариза бирүчегә телефон аша код белән СМС-хәбәр юллана. Постаматтан аларны «Минем документлар» офисының эш сәгатендә өч көн дәвамында алып була.
Мондый аппаратлар республиканың ун офисында урнаштырылган инде. Алар ярдәмендә утыз хезмәт белән файдаланырга була. Постаматны куллану бушлай.