Туган як
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 гыйнвар 2023, 16:39

Балкып янсын шәмнәр, Җылынсын күңелләр

2нче модель китапханәдә махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар өчен окоп шәмнәре ясыйлар.  

Балкып янсын шәмнәр, Җылынсын күңелләр
Балкып янсын шәмнәр, Җылынсын күңелләр

Әйтергә кирәк, моңа кадәр волонтерлык чарасына республиканың күп төбәкләре кушылган иде: Уфа, Туймазы, Серафимовка һ. б. Шәһәребез дә аннан читтә калмады.

Кышкы салкын көннәрдә окоп шәме яугирләргә зур ярдәмче булачак. Көнкүрештә бик кирәкле әсбап җылыну өчен генә түгел, ә котелокта тушенка кебек ризыкларны әзерләү, бияләй-оекбаш һәм башка вак-төяк әйберләрне киптерү, землянка һәм окопларны яктырту өчен дә кулланыла. Мондый шәмгә күп урын кирәкми, аны үзең белән рюкзакта йөртү уңайлы. Ул, банканың зурлыгына карап, дүрт-унсигез сәгать дәвамында янарга мөмкин, төтенләми. Әгәр аны окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренмәячәк.

Баш китапханәче Лүзия Хәйретдинова сүзләренчә, шәм ясау өчен яшелчә-җимешләрдән, шулай ук балалар ризыгы катнашмасыннан бушаган калай банкалар кулланыла. Пыяла савытлар ярамый. Банкалар чиста, юылган булырга тиеш. Эшне башлар алдыннан аларның кырыйларындагы чыгып торган урыннар тигезләнә. Бу шәм ясаучылар да, арытаба аларны кулланучы солдатлар да җәрәхәтләнмәсен өчен кирәк. Окоп шәменең мөһим өлеше — парафин. Сүз азык-төлек производствосы өлкәсендә кулланылучы төре турында бара, медицина парафины туры килми. Фитиль өчен гофрланган катыргы кулланыла. Аны әзерләү дә билгеле тәртиптә башкарыла. Башта картон тартмалардагы скотч, термопленка, этикетка һәм башкалар алына. Аннары сызым ясап, тиешле үлчәмдә киселә, спираль итеп урап банкаларга тутырыла. Шул әйләнмәләр арасына су мунчасында эретелгән парафин салына.

— Мондый шәмне Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ук кулланганнар, — дип билгели Ольга Доленко (элегрәк язып чыгуыбызча, Ольга ханым китапханәдә полиротанг кулланып, көнкүреш кирәк-яраклары үрү буенча осталык дәресләре алып бара, хәзер исә ул шәмнәр ясауга да керешкән). — Әлеге вакытта да алар үз актуальлеген югалтмый, Төньяк районнарда балыкчылар һәм сунарчылар палатканы окоп шәмнәре белән җылыта, 10-15 минут эчендә кружкада су кайната. Безнең хәрбиләр өчен дә уңайлы ул. Егетләр мич-шәмнәрне күбрәк җибәрүне сорый, чөнки алар җылыны яхшырак чыгара. Анда һава йөреп торсын өчен тишекләр дә бар. Мондый әсбап блиндаж эчен җылы майдай итә. Бүгенге көндә безгә сыйфатлы парафин, балавыз, стеарин кирәк. Шушы материаллар белән тәэминатны көйләү зарур. Битараф булмаган шәһәрдәшләргә рәхмәт, берәүләр картон тартмалар, икенчеләр калай савытлар китерә. Менә әле яңарак улы махсус хәрби операция зонасында булган ханым килеп китте. Күпләр кирәкле әсбаплар белән берлектә бал, кофе, кәнфит кебек башка күчтәнәчләр дә алып килә. Шушы араларда нефть көллияте студентлары шәмнәр ясауда ярдәмләшеп китте. Яшьләрнең күркәм эшкә өлеш кертүе аеруча куандыра.

… Оста куллы, игелекле йөрәкле шәһәрдәшләр окоп шәмнәре һәр солдатның күңелен җылытып торыр, Җиңүне якынайтырга булышыр дип ышана. Шәм ясау буенча осталык дәресе алырга, калай банкалар, катыргы-тартмалар, парафин ишеләрне китерергә теләүчеләр 2нче модель китапханәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: