Туган як
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 гыйнвар 2023, 09:13

Изге су — мең авыруга шифа

19 гыйнварда христиан дине вәкилләренең зур бәйрәме билгеләнә.

Изге су — мең авыруга шифа
Изге су — мең авыруга шифа

Аны Крещение Господне — Качману, ягъни Чумылдыру дип йөртәләр. Электән килгән гадәт буенча, бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йолалары башкарыла, коену өчен бәке ясала. Ә инде Качману көнне чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия икән. Шулай ук бәйрәмдә бәкегә төшеп су коенсаң, гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши.

Октябрьский шәһәрендә Качману көнендә су коенырга рөхсәт ителгән махсус урын бары тик бер җирдә — «Спартак» спорт-савыктыру комплексы күлендә оештырылачак.
Купель тоткалар һәм баскыч белән җиһазланган. Биредә шулай ук киенү-чишенү өчен җылытылган палатка урнаштырылган. Бәке янында коткаручылар, медиклар һәм полицейскийлар кизү торачак.

 

Фото: администрация г. Октябябрьский

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: