Туган як
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 гыйнвар 2023, 15:55

Халык өчен гадиләштерелгән структура

2023 ел үз яңалыклары һәм үзгәрешләре белән җиһанга аяк басты. Шул яңалыкларның берсе — Русия Пенсия фонды белән Социаль иминиятләү фондын берләштерү.

Халык өчен гадиләштерелгән структура
Халык өчен гадиләштерелгән структура

Яңа ел һәм Раштуа каникулларыннан соң эшкә чыгарга да өлгермәдек, редакция телефоннары бер-берсен бүлдерә-бүлдерә шалтырый башлады. Чыбыкның теге очындагы укучыларыбыз, асылда, хаклы ялдагы абунәчеләребезне, пенсия алды яшендәге шәһәрдәшләребезне пенсия фонды юкка чыгарылу сәбәпле пенсия акчаларын түләүдә, аларны исәпләүдә «югалтулар» булмасмы дигән сораулар борчуга салган булып чыкты.

Октябрьский шәһәрендә Русия Социаль фондының клиент хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе Илдар Шакиров белән корган әңгәмәбез, мөгаен, бик күп сорауларга җавап табарга ярдәм итми калмас.

— Билгеле булганча, 2023 елның 1 гыйнварыннан Пенсия фондын һәм Социаль иминиятләү фондын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән Русия Социаль фонды эшли башлады. Ике фондны кушу ни өчен кирәк булды?

— Фондларны берләштерү гражданнарга, берь-юлы берничә ярдәм чарасына ия булыр өчен, тизрәк һәм уңайлырак мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә. Моңа кадәр кешегә тулы күләмдә социаль ярдәм алу өчен Пенсия фондына да, Социаль иминиятләү фондына да мөрәҗәгать итәргә кирәк булган очраклар шактый булды. Күп еллар дәвамында ике фонд та бер үк гражданнар белән эшләде һәм ведомствоара сорау системасы аша бер-берсеннән мәгълүмат сорады. Фондларны берләштерү сәбәпле сорау ясарга кирәк булмаячак. Хәзер бердәм мәгълүмат базасы гражданнар турында мәгълүмат җыя, алар ярдәм чараларын билгеләү өчен кирәк, нәтиҗәдә түләүләрне көтү вакыты кыскара.

Соңгы 30 ел дәвамында илдә социаль яклау һәм иминият системасы эзлекле рәвештә үзгәрде һәм камилләште. Пенсия фонды гражданнарның төрле категорияләренә: пенсионерларга, балалы гаиләләргә, федераль ташламаларга ия булучыларга, хәрби хезмәткәрләргә күп кенә ярдәм чаралары күрсәтте. Русия Пенсия фонды аша гражданнарга пенсияләр, социаль түләүләр, ана капиталы, пособиеләр һәм балаларга түләүләр түләнде. Социаль иминиятләү фонды үз чиратында гражданнарга пособиеләр, бала тудыру сертификатлары, техник тернәкләнү чаралары, санатор-курорт дәвалануына юлламалар бирде.

— Илдар Рифгатович, дистә еллар дәвамында ике социаль хезмәт халыкка күрсәткән уңайлыклар, Русия Социаль фондын оештыру сәбәпле, юкка чыкмасмы?

— Алда билгеләп узганча, Пенсия фондын һәм Социаль иминиятләү фондын берләштерү, киресенчә, социаль хуплау чараларына ия булуны күпкә гадиләштерә — барлык федераль түләүләр «бер тәрәзә» режимында биреләчәк. Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләү фондын берләштерү моңа кадәр ике фонд компетенциясендә булган барлык түләүләр, хезмәтләр һәм бурычларның тулы өзлексезлеген күздә тота. 2023 елга кадәр Пенсия һәм Социаль иминиятләү фондлары күрсәткән барлык уңайлыклар һәм мәгълүматлар Русия Социаль фондында элекке тәртип буенча башкарыла: пенсия һәм пособие алу даталары сакланды, гражданнар закон буенча каралган пенсияләрне һәм социаль түләүләрне элеккеге срокларда алуны дәвам итә. Без, шулай ук, предприятиеләрдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләүне дә башкарабыз.

— Октябрьский шәһәрендә Русия Социаль фонды ничә кешегә хезмәт күрсәтә? Яңа елдан башлап бердәм пособие түләү турында федераль закон кабул ителү сәбәпле сез җитәкли торган берләшмә уңайлыкларыннан файдаланучыларның географиясе тагын да киңәйдеме?

— Бүгенге көндә без туганнан алып үлгәнгә кадәр барлык гражданнарга да социаль хуплауның төрле чараларын күрсәтәбез. Балалы гаиләләр һәм авырлы хатын-кызлар өчен билгеләнә торган бердәм пособие алу өчен 586 гариза кабул ителде, шуларның 60 процентка якыны эшкәртелде. Бердәм пособие билгеләү максатында, безнең хезмәт шәһәрнең 45 оешмасына сораулар юллады. Шуны әйтергә кирәк, теләсә кайсы пособие алу өчен бирелгән гариза буенча карар 10 көн эчендә кабул ителә.

— Мулла бистәсеннән Рифкат әфәнде иминият стажы турындагы мәгълүматларның барысы да тәртиптә булуына ничек инанырга дип сорый?

— Яңа фонд пенсия законнарының гамәлдәге нормаларын үзгәртми, гражданнарның пенсия хокуклары бүген дә алар нигезендә формалаша. Пенсияне билгеләү өчен кирәкле иминият стажы турындагы барлык мәгълүматлар шәхси исәпнең бердәм системасында ышанычлы саклана һәм алар тулысынча Русия Социаль фонды карамагына күчте. Эш дәверендә тупланган пенсия коэффициентлары — пенсия хокуклары хаклы ялга чыкканда элеккечә гамәлгә ашырылачак һәм түләүләргә конвертланачак.

Фондларны берләштергәннән соң бөтен стажның исәпкә алынуына Дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Русия Социаль фонды һәм Күп гамәлле үзәкнең клиент хезмәтләрендә электрон рәвештә индивидуаль шәхси счетның торышы турындагы хисапка заказ биреп инанырга мөмкин. Әгәр белешмәдә ниндидер эш яки башка эшчәнлек чоры чагылдырылмаса, раслаучы документлар биреп, мондый чорларны исәпкә алуны сорап язылган гариза белән мөрәҗәгать итәргә була.

Бүгенге көндә пенсия булган документлар нигезендә автомат рәвештә билгеләнсә, ә менә 10 елдан соң исә бернинди дә документ таләп ителмәячәк, пенсия автомат рәвештә билгеләнәчәк.

— Ике фонд берләшкәннән соң минем пенсия тупланмалары белән нәрсә булачак, дип шалтыратты Төрекмән бистәсендә яшәүче Наилә ханым.

— Бу очракта да борчылырга урын юк. Фондларны берләштерү пенсия тупланмаларын формалаштыру шартларына тәэсир итми. Тупланмалар сайланган идарәче компаниядә элеккечә үк формалашачак. Элеккеге кебек, сез Социаль фондта пенсия тупланмалары белән ышанычлы идарә итү өчен килешү төзегән башка идарәче компанияне сайлый аласыз, анда сезнең акчаларыгыз инвестицияләнәчәк.

— Без сүз алып бара торган ел яңалыгы бизнес белән шөгыльләнүчеләр тормышында нинди чагылыш табачак?

— Русия Социаль фонды гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыруга, ярдәм чараларын тизрәк һәм җайлырак рәсмиләштерүгә юнәлдерелгән. Ул бизнеска административ йөкләнешне киметергә һәм социаль иминиятләштерелгән гражданнар категорияләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

— Яңа үзгәрешләр хезмәт килешүе буенча рәсмиләштерелгән хезмәткәр хокукларына тәэсир итәчәкме?

— Фондларны берләштерү хезмәт килешүе буенча рәсмиләштерелгән хезмәткәрләрнең беркетелгән һәм гамәлдәге барлык хокукларын якларга гына түгел, ә социаль иминиятләштерелгән гражданнар категорияләрен киңәйтергә дә мөмкинлек бирәчәк. Элек гражданлык-хокукый килешүе буенча эшләүче хезмәткәрләргә пенсия һәм медицина иминияте генә кагыла иде. Шул ук вакытта эш бирүчеләр барлык взносларны бер түләү белән кертә, ә бөтен хисапны бюджеттан тыш фондларга бердәм форма составында бирә алачак.

— Яңа фонд барлыкка килү нәтиҗәсендә гражданнар өчен электрон сервислар күләме артты. Мондый эш тәртибе 2023 елда гамәлгә кертелгән балалы гаиләләр һәм көмәнле хатын-кызлар өчен бердәм пособие алуны уңайлырак итәме?

— Әлбәттә. Бүгенге көндә күп төрле ярдәм чараларын билгеләү автоматлаштырылган, һәм аларны алу өчен гариза да җитә. Күпчелек очракта аны электрон кабинет аша дистанцион рәвештә бирергә мөмкин. Гражданнарга Дәүләт хезмәтләре порталында 100дән артык онлайн-сервис тәкъдим ителә. Социаль фонд түләүләрне актив билгеләү системасын һәм электрон сервисларны үстерүне дәвам итәчәк. Киләчәктә гражданнар, ярдәм чаралары сорап фондка мөрәҗәгать итмичә, тагын да күбрәк уңайлыкларны тулысынча онлайн алачак.

— Агымдагы елда пенсионерларны, инвалидларны, пенсия алды яшендәге кешеләрне, төрле ташламаларга ия гаилә әгъзаларын кабул итү нинди тәртиптә алып барыла? Безнең укучыларыбыз өчен тагын бер кат аңлатып китегез әле?

— Октябрьский шәһәрендәге Русия Социаль фонды тулы көченә эшли. Әлбәттә, йөкләнеш артты, әмма без үзебезнең компетенциядәге сорауларны чишәбез. Безнең белгечләр яңа структура барлыкка килүнең беренче көненнән алып мөрәҗәгать итүчеләрне ун тәрәзәдә кабул итә. Безнең адрес үзгәрмәде: Октябрьский шәһәре, Островский урамы, 11 йорт. Клиент хезмәте күбесенчә 6-72-70 телефоны аша алдан язылып килгән гражданнарны кабул итә. Бер тәрәзә «тере» чират режимында эшли. Моннан тыш, Социаль фонд фойесында кунак компьютеры тора. Аның ярдәме белән Дәүләт хезмәтләре порталы аша пенсия яки пособие билгеләү, аларны түләү ысулы турында гаризаларны мөстәкыйль рәвештә бирергә мөмкин.

Гомумән, агымдагы елдан башлап Русия Социаль фонды тарафыннан гражданнарны кабул итү бердәм клиентларга хезмәт күрсәтү офисларында башкарылачак. Аларның адреслары түбәндәге сайтта күрсәтелгән: https://pfr. gov. ru/grazhdanam/social_ fond/pfo. Әлеге офисларның шактые инде пилот режимында эшли. Якын киләчәктә социаль хуплауның барлык федераль төрләре дә бердәм сорау буенча рәсмиләштереләчәк. Пенсионерлар, балалы гаиләләр, инвалидлар үзләре өчен уңайлы булган бердәм фонд офисына яки Күп гамәлле үзәккә мөрәҗәгать итә алачак.

— Илдар Рифгатович, Русия Социаль фонды сайтыннан тыш, берләшкән фонд турында актуаль мәгълүмат белән тагын кайда танышырга мөмкин?

— Фондның актуаль яңалыклары белән «ВКонтакте», «Одноклассники», «Телеграм» социаль челтәрләрендәге рәсми төркемнәрдә танышырга була.

— Һәм соңгы сорау. Белешмә һәм мәгълүмат алу өчен яңа фондның шалтырату үзәге бармы?

— Әйе. Берләшкән фондта социаль мәсьәләләр буенча Бердәм контакт-үзәк эшләвен дәвам итә. Консультацияне теләсә кайсы төбәктән 8-800-6-000-000 номеры буенча бушлай алырга мөмкин.

 

Әңгәмәдәш Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: