+17 °С
Болытлы
Бу чорда күпләр узган елдагы вакыйгаларны барлап, нәтиҗәләр ясарга гадәтләнгән. Миндә дә бар мондый истәлекләр. Аллага шөкер, 2022 елны исән-имин кичердек. Якыннарым һәм туганнарымның сау-сәламәт булуына шатланам. Яңа елны бергә-бергә каршы алуыбыз минем өчен иң зур бүләк булды.
Узган елда мин үз-үземә һәрчак алга барырга һәм хыялларны тормышка ашыруда кыюрак булырга сүз бирдем. Һәм моңа ирештем, дип уйлыйм, киләчәктә дә әлеге кыйбладан тайпылмаска иде.
2023 ел һәркемгә кайгы-хәсрәтләрсез, борчу-мәшәкатьләрсез, ялган-хыянәтсез, тик бәхет-сөенечләрдән генә торган мизгелләр китерсен, дигән теләктә калам. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек телим!
Гөлнара ТОРГАШОВА