Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 гыйнвар 2023, 18:50

Радий Хәбиров: «Президентка рәхмәтлебез!..»

Бүген Уфага Русия Президенты Владимир Путин килде. Башкортстан башкаласында дәүләт башлыгы республиканың беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовны җирләүгә бәйле оештырылган матәм чараларында катнашты. Алга таба Владимир Путин Башкортстан Республикасы Башлыгы белән әңгәмә корды. Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге посты әлеге очрашу хакында.  

Радий Хәбиров: «Президентка рәхмәтлебез!..»
Радий Хәбиров: «Президентка рәхмәтлебез!..»

«Башкортстан бөек Русиянең ышанычлы таянычы һәм өлеше булды, бар һәм булачак. Республикабыз үсешен югары бәяләгән өчен без Президентка рәхмәтлебез.

Владимир Владимирович Путинга мөрәҗәгать иткән бер генә үтенеч тә игътибарсыз калмады. Аның ярдәме нәтиҗәсендә юл төзелеше өлкәсендә эре инфраструктура проектлары, Махсус икътисади зона булдыру, индустриаль һәм технопарклар челтәрен үстерү мөмкин булды. Тагын да саный китсәк, мәгариф өлкәсендә «Мәгарифнең мәктәп системаларын модернизацияләү», йөзләгән мәктәпне капиталь ремонтлау, сәламәтлек саклауда Президент программасы буенча районнарда поликлиникалар төзү һәм ремонтлау, Кардиоүзәкнең хирургия корпусы, Балалар онкология һәм гематология үзәге, Көрәш сарае һәм башка объектлар төзү...

Һәм бүген, илгә аерым ярдәм кирәк булганда, меңләгән егетебез Русияне яу яланында яклый һәм аңа хезмәт итә. Ә без аларны һәм аларның гаиләләрен алга таба да кайгыртачакбыз", - дип яза Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге постында.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: