Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 гыйнвар 2023, 15:30

Лаеклыларга — лаеклы бүләк

Яңа ел көннәре, гадәттә, күңелле вакыйгаларга бай була.  

Лаеклыларга — лаеклы бүләк
Лаеклыларга — лаеклы бүләк

2023 ел курантлары сугарга санаулы сәгатьләр калып килгәндә, Милли мәдәниятләр үзәгенең кече утырышлар залына Октябрьскийның төрле тармакларында — сәнәгать предприятиеләрендә һәм бюджет учреждениеләрендә эшләүче алдынгы хезмәткәрләр җыелды.

— Без бүген ел дәвамында актив һәм фидакарь хезмәт куйган шәһәрдәшләрне хөрмәтләргә җыелдык. Гади булмаган чорда яшибез. 2020 елда без коронавирус пандемиясенә каршы көрәш башладык. Әмма язмыш әзерләгән сынаулар алда булып чыкты. Бүгенге чынбарлык безнең алга яңа бурычлар билгели. Әмма без дустанә булмаган илләр куйган шартларга һәм явызлыкларга каршы үзебезнең бердәм хезмәтебез белән җавап бирәбез. Без тормышка булган аек акылыбыз һәм фидакарьлегебез белән Донбасс өчен барган хәрби низагта катнашучы якташларыбызга теләктәшлек белдерәбез. «Октябрьский үз кешеләрен ташламый!» — бу шигарь бүген аеруча актуаль һәм безне ул көннән-көн үзара ныграк якынайта. Шуңа күрә мин авырлыклар каршында югалып калмаган, киресенчә, бар ихтыяр көчен бер йодрыкка төйнәп, якты киләчәкне якынайту өчен тырышып эшли торган шәһәр халкына тагын бер кат ихлас рәхмәтемне белдерәм, — диде хакимият башлыгы Алексей Шмелев тантанга җыелган кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Алексей Николаевич хезмәт алдынгыларын тәбрикләү миссиясен җитәкләде.

Хакимият башлыгының эшмәкәрлекне үстерү һәм инвестицион эшчәнлек мәсьәләләре буенча урынбасары Сергей Литовка Дәүләт статистикасы Федераль хезмәте җитәкчесенең кече һәм урта бизнеска тоташ статистик күзәтүне үткәрүдә актив катнашкан өчен Рәхмәте белдерелде.

Күпьеллык һәм намуслы хезмәт өчен Октябрьский хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Әдилә Гыймасламова, 12нче урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе;

- Татьяна Иванаевская, 3нче спорт мәктәбе тренеры;

- Людмила Мөхәммәтшина, Мәдәният йортының костюмнар бүлмәсе мөдире;

- Татьяна Юсина, мәдәният бүлегенең методик үзәк мөдире.

Хезмәт вазыйфаларын нәтиҗәле башкарган һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен Октябрьский хакимиятенең рәхмәте белдерелде:

- Динара Абдуллинага — Октябрьскийның 1нче шәһәр хастаханәсе 1нче терапия бүлегенең процедура шәфкать туташы;

- Эвелина Абдуллинага — Октябрьскийның Күпгамәлле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәге операция залының әйдәп баручы белгече;

- Айгөл Әминовага — 12нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы;

- Эльза Галләмовага —  2нче поликлиникасының 2нче терапия бүлегенең фельдшеры;

- Клара Гомәровага — 17нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

- Римма Иксановага — балалар поликлиникасының балалар акушерлык-гинекология кабинеты акушеры;

- Ләйсән Кәримовага — 1нче шәһәр хастаханәсе клиник-диагностика лабораториясенең медицина лаборатория технигы;

- Альбина Кудрачевага — 1нче шәһәр хастаханәсе онкология бүлегенең процедура шәфкать туташы;

- Екатерина Мамыкинага — 1нче поликлиниканың участок терапия бүлеге шәфкать туташы;

- Лилия Мәсәлимовага — Октябрьский шәһәренең мәгариф бүлеге эш башкаручысы;

- Фәйрүзә Хафизовага — 2нче анестезиология-реанимация бүлегенең шәфкать туташы-анестезисты.

«2021-2022 еллар чорында гражданнардан чаралар җәлеп итмичә, газлаштырылган торак пунктларда йорт биләмәләрен газга тоташтыруны тәмамлау программасын» вакытында һәм уңышлы башкарып чыккан өчен «Спецгазтехсервис» җәмгыяте директоры Рушан Яппаровка Октябрьский хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Капиталь ремонт республика программасын тормышка ашыруның кыска сроклы планы кысаларында күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләрне намуслы һәм җаваплы башкарган өчен «Дан» җәмгыяте директоры Раил Хәбибуллин Октябрьский хакимиятенең Рәхмәт хатын кабул итте.

Башкортстан Республикасы Башлыгы карары белән 2022 ел Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы дип игълан ителгән иде. Тантанада «Башкортстан Республикасының хезмәт династияләре» бәйгесенең финал этабы нәтиҗәләре буенча мактаулы икенче урынга чыккан Садыйковлар династиясе көчле алкышларга күмелде. Садыйковлар гаиләсенең Октябрьский «Теплоэнерго» предприятиесендә гомуми хезмәт стажы 400 елдан артык тәшкил итә. Намуслы хезмәтләре, югары һөнәрманлыклары һәм хезмәт традицияләрен саклап яшәгән өчен Садыйковлар династиясе шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде. Садыйковлар гаиләсе вәкиле Люция Әхмәтшинага «Теплоэнерго» җәмгыяте директоры Андрей Купавых кыйммәтле бүләк тапшырды.

Өлешчә мобилизацияләү буенча РФ Кораллы Көчләр сафларына Октябрьскийдан чакыртылган гражданнарга ярдәм күрсәткән өчен шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатларын кабул итте:

- «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләре заводы — директор Раил Фәхретдинов;

- «АК ОЗНА» җәмгыяте — генераль директор Юрий Таушев;

- «ОЗНА Измерительные системы» җәмгыяте — генераль директор Вилдан Юмагулов;

- «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасы — директор Марат Нагуманов;

- Октябрьский бораулау эшләре идарәсе — генераль директор Рамил Гыйниятуллин;

- «ПетроТул» җәмгыяте — генераль директор Эдуард Әюпов;

- «Ойл-Сервис» җәмгыяте — директор Ирек Ишмөхәммәтов;

- «Комбитекс» җәмгыяте — гамәлгә куючы Руслан Шәрипов;

- «ВНИИГИС» фәнни-җитештерү предприятиесе — генераль директор Алексей Сергеев;

- «ВНИИГИС-Забойные телеметрические комплексы» фәнни-җитештерү фирмасы — директор Артем Иванов;

- «Горизонт» АМК фәнни-җитештерү фирмасы — директор Игорь Брякин;

- «Октябрьский электр челтәрләре» җәмгыяте — генераль директор Ринат Гайсин;

- «Теплоэнерго» җәмгыяте — директор Андрей Купавых;

- «Дуэт» җәмгыяте — гамәлгә куючы Олег Рейнгард;

- «Целитель+» җәмгыяте — директор Анатолий Кузнецов;

- «МОНТ» җәмгыяте — директор Артем Дергунов;

- «Октябрьский шәһәр базары» җәмгыяте — директор Семен Поздняков. Бу көнне шулай ук шәхси эшкуарлар Виктор Кузнецов, Максим Дементьев, Вячеслав Бызов һәм Илфер Фәрхетдинов та Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.

 

Автор фотосы

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: