Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 гыйнвар 2023, 15:39

Кулың эш белсә, югалмыйсың

Октябрьский шәһәренең 2 санлы модель китапханә нигезендә эшләп килүче «Оҗмах бакчасы» түгәрәге үзенә төрле кул эшләренә оста кешеләрне җәлеп итә.  

Кулың эш белсә, югалмыйсың
Кулың эш белсә, югалмыйсың

Үзмәшгуль Ольга Доленко, полиротанг кулланып, көнкүреш өчен төрле кирәк-ярак үрү буенча уздыра торган мастер-классларны шәһәр халкы аеруча көтеп ала. Әлеге яңалык белән якыннан танышыр өчен хәтта күрше Татарстаннан да килүчеләр бар икән.

— Эшсез калдым. Яшәргә кирәк. Нишләргә дигән сорауга менә шушы шөгыль белән җавап бирдем. Үзмәшгуль булып теркәлдем. Бизнес-план төзедем һәм эшкә тотындым. Нигә нәкъ менә полиротанг? Әлбәттә, безнең борынгы әби-бабаларыбыз үрү өчен тал файдаланган. Әмма ул вакыт узу белән туза, аның сыйфаты да үзгәрә. Хәзер бу эшне заманча материаллар кулланып та башкарырга мөмкин. Полиротанг күпкә чыдам һәм ясаган әйберләр дә матуррак килеп чыга, — дип сөйли Ольга Алексеевна.

Һич уйламаган җирдән ике кулына тапкан бер һөнәр белән ярты ел гына шөгыльләнсә дә, ул аның инде бөтен серен аңлап җиткергән. Мастер-класска килгән кешеләргә дә эшнең тәртибен бик тәмләп һәм аңлаешлы телдә аңлатып бирә. Алар бергәләп уңайлы булган сумка-кәрҗиннәр, кашпо, кечкенә сандыклар, хәтта утын салып кую өчен кәрҗиннәр дә үрәләр. Кулларына беренче тапкыр җиһаз степлеры алган хатын-кызлар шөгыль ахырында барлыкка килгән эшләнмәләргә карап, сокланмый булдыра алмады.

— Беренче карашка гына авыр, булдыра алмам кебек тоела. Бергәләп тотынгач, бар да була икән. Әлеге эш артында вакыт узганы сизелми, кул эшләсә дә, җан ял итә, — диде мастер-класста катнашучылар.

Ольга Доленко күптән түгел генә һөнәрчеләргә багышланган республика фестиваль-күргәзмәсендә катнашып кайткан.

— Бик кызыклы һәм файдалы чара булды. Беренче чиратта, үрелгән эшләнмәләргә сорау зур булуын аңладым. Хәтта мин башкарган эшләрне ошатып, кызыксынучылар да очрады. Димәк, мин кирәкле юнәлешне сайлаганмын, — диде ул, елмаеп.

 

Автор фотосы

 

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: