Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 ноябрь , 16:51

Йөрәк җылысын кушып…

Октябрьскийның «Агинәй» башкорт хатын-кызлары җәмгыяте һәм «Ынйылар» башкорт халык вокал ансамбле әгъзалары Украинада хәрби бурычын үтәүче егетләргә оекбашлар, шарфлар бәйли.

Йөрәк җылысын кушып…
Йөрәк җылысын кушып…

Элек-электән кышкы озын кичләрдә хатын-кызлар кул эшләрен алып, бер-берсенә кич утырырга йөргән.

Җырлый-җырлый чигү чиккән, бәйләм бәйләгән, җеп эрләгән алар. Компьютер-телефоннар хакимлек иткән заманда мондый кич утырулар онытылып барса да, илебездә мобилизация башлангач бу күркәм гореф-гадәт янәдән тергезелде. Яугирләргә йомшак, җылы киемнәр бәйләп җибәрүчеләр турында республиканың әле бу, әле теге төбәгендә язып чыгалар. Октябрьскийлылар да күркәм эштән читтә калмады. «Игелек бүләк ит» хәйрия фонды тарафыннан махсус акция үткәрелде, картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр дә кул эшләре әзерләүдә катнашты. Шушы көннәрдә чарага шәһәребезнең «Агинәй» башкорт хатын-кызлары җәмгыяте һәм «Ынйылар» башкорт халык вокал ансамбле әгъзалары да кушылды.

Җиңү өчен ныклы тыл кирәк

…Милли мәдәниятләр үзәгенең икенче катындагы бүлмә мине күңелле ыгы-зыгы белән каршы алды. Милли киемнәрдәге сылу ханымнар зур өстәл артына тезелешеп утырып, озын башкорт җырларын көйли-көйли, шарф, манишка (муен һәм күкрәк өлешен каплаучы кием, түшлек), оекбаш ишеләрне бәйли. Арада ир-атлар да бар, алар инде эрләнгән җепне йомгакларга чорнау белән мәшгуль.

— Бүген без кич утыруга җыелдык, — дип сүз алды агинәйләрнең берсе — Сәгыйдә Солтангалиева. — Сугыш елларында да әбиләр, апа-сеңелләр солдатларга оекбаш-бияләйләр бәйләп, посылкалар җибәргән. 11нче татар гимназиясендә эшләгән вакытта безнең мәктәпкә почтальон Мәдинә апа килә торган иде. Аның 25 километр ераклыкка Туймазы станциясенә посылкалар илтүе турында сөйләгәне хәтердә. Хәзер инде без дә — Талига Макаренко, Флүрә Зиннәтуллина, Лилия Шәфигуллина, Дилбәр Фәхретдинова, Зилара Китаева, Гәүһәрия Газизуллина, Миңнегөл Ахунова һәм башкалар әбиләребез, әниләребез үрнәгендә яугирләргә бәйләм әйберләре әзерләп, шулай ук термо нәскиләр, эчке киемнәр, продуктлар сатып алып, ярдәм итәргә ниятләдек. Әлеге вакытта республиканың кайбер районнарында башкорт хатын-кызларының «Агинәй» оешмасы кебек «Атайсал» исемле ир-ат җәмгыятьләре дә оештырыла. Алар мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә ярдәм итә, утын-мазарын китереп бирә, ремонт һәм башка эшләрдә дә булыша. Безнең җәмгыятьтә дә бар мондый ир-атлар. Бүгенге чарада Наил Хуҗаәхмәтов, Мәгъсүм Кәримов, Ринат Фәхретдинов катнаша. Моңа бик шатбыз!

Әйтергә кирәк, шушы араларда матур юбилеен — 75 яшен билгеләгән Сәгыйдә Сәйфулла кызы БР башкорт хатын-кызларының мәдәни, социаль һәм рухи үсеше буенча «Агинәй» төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатына лаек булган. Октябрьскийның «Агинәй» җәмгыяте җитәкчесе Миңнегөл Нурый кызы Ахуновага исә әлеге оешманың танытмасы тапшырылган. Тырыш хезмәтнең лаеклы бүләкләре бу.

«Ата-бабалар эшен дәвам итәбез!»

Активистлар бәйләм әйберләре өчен эрләнгән җепне, башка кирәк-яракларны үзаллы сатып алган. «Агинәйләр бик дус-тату яши. Бергәләп китапханәләрдә укучы балалар, ата-аналар белән очрашулар үткәрәбез, Октябрьский, Туймазы һәм башка төбәкләрдәге төрле чараларда катнашабыз, милли костюмнарда килен озату-каршылау йолаларын үткәрәбез, Сабантуйларда чыгыш ясыйбыз, үзебезнең аппаратура да бар. Бәйләү акциясенә килгәндә, аның турында белгәч, Октябрьскийда яшәүче башкортларның социаль челтәрләрдәге төркеменә шунда ук хәбәр юлладык. Милләттәшләр, әйдәгез, яугирләребезгә ярдәм итик, дип. Кем акча, кем җеп-мазар белән кулдан килгәнчә үз өлешен керткән барлык кешеләргә зур рәхмәт! Әйтергә кирәк, башкорт халкы гомер-гомергә, Петр Беренченең Азовка сәфәре, Алдар-батыр каһарманлыгы чорыннан ук, илебез мәнфәгатьләре өчен көрәшкән. Бүгенге көндә дә борынгы ата-бабалар эшен дәвам итәбез, чөнки үзебезне бөек илебезнең аерылгысыз өлеше дип саныйбыз!».

Игелек чарасына кушылучылар ирләре, уллары, абый-энекәшләре мобилизацияләнгән гаиләләрнең хәлен яхшы аңлый, чөнки үз туганнары арасында да мондыйлар бар. Бер ханымның улы Чечня сугышын үткән. «Илебез иминлеген саклаучыларны Ходай ярдәменнән ташламасын» ди ул. Икенчесе бертуганының улы июнь аеннан ук яу кырында булуын сөйли: «Ялга да кайтып китте, исән-сау гына йөрсеннәр инде». Бер абзыйның кияве мобилизацияләнгән. «Госпитальдән соң янәдән хезмәттәшләре янына китәчәк», — ди ул. «Безнең уртанчы улыбыз да хезмәттә. Балалар бакчасынннан алып техникумга кадәр гел бергә булган дусы да аның янында, бергә-бергә булгач күңел тынычрак», — ди тагын бер апа.

Шәфкатьле йөрәкле агинәйләргә, «Ынйылар» ансамбле артистларына ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Сез бәйләгән кул эшләре салкын окопларда, яу кырларында батыр яугирләребезнең тәннәрен генә түгел, җаннарын да җылытып торыр, дип уйлыйм…

 

Автор фотосы

 

 

 

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас в