Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 ноябрь , 15:47

Уфада — «ТЭФИ-Капитал»

Башкортстан башкаласында юбилейлы «Халыкара бизнес атналыгы – 2022» узачак.  

Уфада — «ТЭФИ-Капитал»
Уфада — «ТЭФИ-Капитал»

Форум программасында икътисад, экспорт, инвестицияләр, медиа һәм, әлбәттә, эшмәкәрлеккә багышланган чаралар планлаштырылган. Шулай ук халыкара бизнес атнасында өченче мәртәбә икътисад, эшмәкәрлек һәм социаль җаваплы «Капитал» бизнесын яктырткан өчен бөтенрусия премиясенә йомгак ясалачак.

Быел премия алу өчен икътисад, бизнес, эшкуарлык турында 150 дән артык эш алынды. «ТЭФИ-Капитал»ның географиясе гадәттәгечә киң – ел саен оештыру комитеты илнең барлык почмакларыннан – Архангельск, Владикавказ, Симферополь, Кемерово, Улан-Удэ, Тобольск, Киров һәм Русиянең башка төбәкләреннән эшләр кабул итә. Бәйгене оештыру комитетында билгеләп үтүләренчә, Уфада кунакларны якты йөз белән каршы алалар, биредә киң һәм чиста урамнар, ярдәмчел, әдәпле кешеләр һәм, әлбәттә, тәмле ризык.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас в