Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 ноябрь 2022, 16:38

Бәйрәм белән, әниләр!

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен — Әниләр көнен билгеләп үтәбез.  

Бәйрәм белән, әниләр!
Бәйрәм белән, әниләр!

Минем әниемнең исеме Гөлнара Торгашова, аңа 35 яшь. Ул өч балага гомер биргән. Алар арасында иң олысы мин — Ярослав булам. Мин 4нче сыйныфта укыйм. Уртанчы энекәшем Ростислав, ә нәни сеңлебез Аделина исемле.

Безнең әниебез бик сөйкемле, ягымлы, игелекле җанлы, бер сүз белән әйткәндә, иң-иң яхшысы! Ул «Мамин хлеб» пекарнясында икмәк пешерүче булып эшли. Әнием пироглар, йомшак булочкалар һәм башка камыр ризыкларын әзерли. Без дә аңа булышырга тырышабыз. Өйне җыештырабыз, аш бүлмәсендә ярдәмләшәбез. Киләчәктә мин әнием кебек икмәк пешерүче яки повар булырга телим. Тәмле ризыклар әзерләп, якын кешеләремне сыйлыйсым килә.

«Туган як» гәзите аша мин барлык әниләргә дә котлау сүзләрен җиткерергә телим.

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен.

Елның һәрбер туган көне

Әниләр көне булсын!

Иң изге теләкләр белән Ярослав

 

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас в