Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 ноябрь 2022, 16:14

Бәрәкәтле булсын яңа фатирлар!

Рәхимҗан Насыйров урамындагы 9нчы йортта ятим балалар төркеменә караган алты кешегә яңа фатир ачкычлары тапшырылды.

Бәрәкәтле булсын яңа фатирлар!
Бәрәкәтле булсын яңа фатирлар!

Тантаналы чарада Октябрьский хакимияте башлыгының беренче урынбасары Михаил Черкашнев, шәһәр прокуроры Денис Семенов, төзүче оешма вәкиле — «Стронег» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Камил Сафиуллин һәм башка вазыйфаи затлар катнашты.

Тантанага үз тәрбияләнүчеләренә теләктәшлек белдерү йөзеннән опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре дә килгән иде. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм торак сәясәте идарәсе вәкилләре документларны рәсмиләштерү тәртибе белән таныштырды.

— Без бүген хөрмәтле йөкләмәне башкару өчен җыелдык, — диде чыгышында Михаил Алексеевич. — Шәһәрдәшләргә яңа фатир ачкычларын тапшырып, аларны өй туе белән котлыйбыз. Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү федераль закон белән каралган. Моңа бәйле, ел саен хакимият тарафыннан, бүлеп бирелгән финанс чаралар чикләрендә, торак сайлау, конкурс оештыру гамәлләре үткәрелә. Рәхимҗан Насыйров урамындагы 9нчы йортта яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган, биләмәдә заманча җиһазландырылган уен һәм спорт мәйданчыгы бар, биредә шулай ук балалар бакчасы һәм мәктәп төзелә. Уңайлы фатирларда бер-берегезнең хокукларын ихтирам итеп, аңлашып яшәрсез, дип ышанам.

— Мин дә Михаил Алексеевичның теләкләренә кушылам, — диде үз чиратында Денис Анатольевич. — Киләчәктә бәлки сезнең яңа фатирыгыз яки шәхси йортыгыз булыр. Әмма бүгенге торакны сез гомер буе онытмаячаксыз, чөнки ул — беренче милегегез.

Камил Мөҗәһит улы 9нчы йорт төзелешенә кагылышлы кайбер мәгълүмат белән таныштырып үтте:

— Заказчы — «Стронег»ның бүлендек җәмгыяте — «Инвестстрой». Подрядчы оешма — «Инвестподряд-Стронег» компаниясе. Без ел саен 12 мең квадрат метр мәйданлы торак тапшырабыз. Узган елда, мәсәлән, Ләйлә Мәрданшина урамындагы 2нче йортта тугыз фатир бүлеп бирдек. Ниндидер мәсьәләләр килеп чыкса, милекчеләр «Жилсервис-Стронег» идарәче компаниясенә мөрәҗәгать итә ала. Бөтен сораулар да урында хәл ителә. Төзүче оешма шәһәр хакимияте белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Быел ятим балаларга алты, ә киләсе елга тагын унбиш фатир бүлеп бирәчәкбез. Яңа торакка урнаштыруны 2023 елның 1нче кварталына планлаштырабыз. Без тәү чиратта сыйфатлылык яклы. Фатирларда чисталама ремонт ясалган, коммуникацияләр үткәрелгән, тәрәзәләрдә пластик пыялалар, бүлмәләрдә ишекләр куелган.

Камил Сафиуллин, яңа фатир хуҗаларына тәбрикләүләрен җиткереп, чәй сервизлары бүләк итте.

... Фатир хуҗаларының йөзләрендә шатлык нурлары балкый. Шулай булмыйча, алар өчен өр-яңа тормыш башлана бит!

— Бу көнне күптәннән көттем! Бүген исә, ниһаять, хыялым тормышка ашты, — дип сөенечен бүлешә Октябрьский нефть колледжында эшләүче Александра Карсакова. —Хисләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Әлегә фатирда нәрсәләрне үзгәртү турында уйлаган юк. Башта беренчел мәсьәләләрне хәл итәргә, яңа торакка урнашырга кирәк, соңыннан күз күрер. Ялларда күченербез, дип уйлыйм.

Мәгирә Галиеваның оныгы Никита фатирлы булган.

— Оныгым 2016 елдан чиратта торды, — ди Мәгирә Рамазан кызы. — Армия хезмәтеннән кайтуына шундый куаныч көтеп торган! Никита бүген Уфада Башкорт дәүләт университетында укып йөри. Минем әле тагын өч оныгым бар, алла боерса, аларны да исән-сау урнаштырасы бар. Фатир ачкычлары алган балаларның барысына да яңа йортларында бәхетле, имин тормыш телим. Иң мөһиме — дөньялар тыныч торсын!

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: