Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 ноябрь , 09:29

Эре инвестпроектларлы хуҗалыклар Башкортстанда сөтнең өчтән берен җитештерде

Башкортстан Республикасында товарлыклы сөт җитештерүдә лидерлар булып индустриаль сөт фермалары төзү буенча эре инвестпроектларны тормышка ашыручы авыл худалыгы предприятиеләре тора, дип билгеләде БР вице-премьеры – авыл худалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Эре инвестпроектларлы хуҗалыклар Башкортстанда сөтнең өчтән берен җитештерде
Эре инвестпроектларлы хуҗалыклар Башкортстанда сөтнең өчтән берен җитештерде

2022 елның 10 аенда шундый 15 сөт комплексында 204 мең тонна сөт җитештерелгән, бу гомумреспублика күләменең өчтән берен тәшкил итә (643 мең тонна).

Бүген республикада сөт фермалары төзүгә һәм сөт эшкәртүгә юнәлдерелгән барлыгы 23 проект гамәлгә ашырыла. Аларның гомуми бәясе - 26 млрд сум. Күпчелеге - әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, аларны тормышка ашыруга планлаштырылган бәянең яртысыннан артыгы салынган инде.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас в