Башкортстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына махсус тәртиптә икътисад тармаклары буенча чикләүсез предприятиеләр керә алачак, дип хәбәр итәләр төбәкнең Икътисадый үсеш министрлыгында. Адреслы ярдәм алуга федераль исемлектәге система барлыкка китерүче предприятиеләр һәм эшчәнлек төренә карамастан, еллык кереме 400 млн сумнан ким булмаган компанияләр дәгъва кыла ала.
Башкортстанда илкүләм проектына 130дан артык республика предприятиесе керде, шуларның 26сы агросәнәгать секторыннан. БР икътисадый үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фехретдинов сүзләренә караганда, катнашучы предприятиеләр экспертлардан бушлай адреслы ярдәм алала.
Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Руслан Нуретдинов әйтүенчә, үзәккә предприятиеләрнең пилот проектларны гамәлгә ашыруы 1 млрд сумлык гомуми икътисадый нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек биргән. Бу бәяне, җиһаз эшсезлеген киметү һәм продукт җитештерүне арттыру ярдәмендә башкарылган. Мисал буларак, «Уфагормолзавод»та җиһазларны куллануның гомуми нәтиҗәлелеге 56дан 75 процентка кадәр арттырылган, ә сөт продукциясе җитештерү вакыты 33 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр кимегән, җитештерү минутына 6,7 литрдан 9,2 литрга кадәр арткан. Гомуми икътисадый нәтиҗәлелек елына якынча 50 млн сум тәшкил иткән.
«Пищепром» җәмгыяте башкарма директоры Гүзәл Козлова, «Башинформ» агентлыгына Башкортстанның «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча илнең иң яхшы өч төбәге исемлегенә керүе турында аңлатма биреп, югары хезмәт җитештерүчәнлеге базарда отышлы көндәшлек позицияләре белән тәэмин итә дип белдерде.
— Әмма безгә үзебезгә куелган максатларга ирешү өчен белем, инструментлар җитмәде, һәм нәкъ менә шул юнәлештә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашу көчле этәргеч бирде. Без цех буенча проект белән 2020 елның гыйнварында старт алдык. Үзебез укыдык, хезмәткәрләрне укыттык. Төбәк компетенцияләр үзәге, экспертлар белән бергә эшләү нәтиҗәсендә хезмәт җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттыруга ирештек, — дип билгеләп үтте ул.