Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 ноябрь , 18:00

Башкортстанда туризмны устеру очен биш территория билгеләнде

Башкортстанда «Туризм өчен җир» федераль проекты кысаларында инфраструктура урнаштыру өчен туристлык кызыксынуы объектларын һәм җир ресурсларын ачыклау буенча эш төркеменең беренче утырышы барышында биш беренче җир кишәрлеген туристлык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен перспективалы исемлеккә кертү турында карар кабул ителде.

Башкортстанда туризмны устеру очен биш территория билгеләнде
Башкортстанда туризмны устеру очен биш территория билгеләнде

Шулардан өч җир кишәрлеге Мәләүз районы территориясендә, Ногуш сусаклагычы янында, ике җир кишәрлеге Гафури районы территориясендә, Красноусольск минераль чыганаклары һәм «Усолка», «Дальний тюлькас» геологик кисемнәре янында урнашкан.

— «Туризм өчен җир» проектының максаты — туристларга бару өчен аеруча кызыклы булган объектларны билгеләү һәм туристлык инфраструктурасын урнаштыру өчен якындагы участокларны һәм территорияләрне ачыклау. Башкортстан Республикасы әлеге проектны тормышка ашыру буенча пилот төбәкләр рәтенә керде, — дип сөйләде БР буенча Росрестр идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

Башкортстанда «Туризм өчен җир» проектын гамәлгә ашыру тармакка яңа инвесторлар җәлеп итү өчен уңайлырак шартлар тудырачак, яңа территорияләрне үзләштерергә һәм төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк, шуның белән төбәктә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын арттырачак.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас в