Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 ноябрь , 18:25

Башкортстан үзирекле батальоннарга техника һем экипировка белән ярдәм итә

Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге ирекле батальоннар адресына автотехника, кышкы экипировка, көнкүреш әйберләре, мичләр һәм медикаментлар белән чираттагы гуманитар колонна Башкортстанның Бердәм логистик үзәгеннән китәчәк.

Башкортстан үзирекле батальоннарга техника һем экипировка белән ярдәм итә
Башкортстан үзирекле батальоннарга техника һем экипировка белән ярдәм итә

Хәер, бу инде Башкортстанның ДНР, ЛНР һәм Русиянең яңа төбәкләрен - Херсон һәм Запорожск өлкәләренә җибәрелүче 34нче гуманитар конвой булачак. Ләкин бу йөк үзенчәлекле. Аны «Бердәм Русия»нең төбәк бүлекчәсе генә түгел, республиканың предприятие һәм оешмалары, битараф булмаган халкы һәм ирекле батальоннар сугышчылары гаиләләре дә җыйды.

— Мин «Башнефтегеофизика» компаниясен билгеләп үтәсем килә, ул, башка дистәләгән республика предприятиеләре кебек үк, безнең сугышчыларга махсус бронялы «Урал»ны да кертеп, «уазик» автомобиль техникасы десанты җибәрә. Безнең колоннага Нефтекамск һем Чекмагушев районыннары да үз иреклеләр өчен үз өлешләрен кертте, — диде Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев, ул элекке кебек үк, йөкне башкорт батальоннарының сугышчан дислокация урыннарына кадәр илтеп җиткерәчәк.

Колоннаны формалаштырганда махсус хәрби операциядә катнашучыларга аеруча да яңа кече автомобиль техникасы таләп ителүе исәпкә алынды. Моннан тыш, аларга илле буржуй миче, генераторлар һәм йөзләгән йокы капчыклары, оргтехника һәм канцелярия, хәтта «Дортрансстрой» заказы буенча эшләнгән мини-экскаватор киләчәк.

— Ул җирләрдә өзлексез яңгыр ява, шуңа күрә алар күбрәк машиналар, өстәмә җылы киемнәр сорадылар. Ризык белен бернинди кыенлыклар да юк, үзләрен ышанычлы һем лаеклы тоялар, без һәрвакыт элемтәдә, кызыбыз ясаган сурәтләрне дә җибәреп торам, - дип уртаклашты «Башкортстан Республикасы» белен Айгөл.

— Бу техника безнең сугышчыларны ныгытачак һәм аларга махсус хәрби операция бурычларын үтәргә булышачак. Баштан ук без үз иреклеләрне хезмәт итү өчен кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин итү турында килештек, - дип язды үзенең телеграм-каналында республика башлыгы Радий Хәбиров.

Чыганак: Республика Башкортостан

Фото: Александр ДАНИЛОВ

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас в