Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 ноябрь , 18:30

Кыш — киеренке янгын хәвефе чоры

Төнлә Стәрлетамак районының Матвеевка авылында янгын чыга. Фаҗигадә җиде кешенең гомере өзелә...  

Кыш —  киеренке янгын хәвефе чоры
Кыш — киеренке янгын хәвефе чоры

18 ноябрьгә каршы төн уртасында ике фатирлы кирпеч йортта янгын чыгуы турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенә хәбәр итәләр. Коткаручылар шунда ук юлга чыга. Алар килеп җиткәндә ут бер фатирны тулысынча ялмап алган була. Янгынны сүндергән вакытта җиде кешенең үлгәнлеге ачыклана: аларның икесе – өлкән кеше, бишесе – малайлар.

Ел саен кышкы айларда янгыннарда кешеләр үлүе арта. Салкын һава торышы урнашу белән электр җылыткычларын тоташтыру нәтиҗәсендә, электр челтәрләренә йөкләнеш көчәя. Әгәр сезнең өйдә яисә фатирыгызда электр үткәргечләре иске яки сез электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен үтәмисез икән, янгын чыгу куркынычы яный.
Янгыннар мичләрне артык кызу ягу, шулай ук кирпеч мичтә ярыклар барлыкка килү, мич эченнән янган күмер төшү, ягылган мичләрне караучысыз калдыру аркасында да килеп чыга.

Кешеләрнең үлеменә китергән янгыннарның яртысына ут белән саксыз эш итү сәбәпче. Аларда һәлак булганнарның күбесе — нигездә, исерек хәлдә тәмәке тарткан кешеләр.

Мич ягып җылытыла торган йортларда яшәүчеләргә һәм милекчеләргә мичнең һәм төтен юлының төзеклеген тикшерергә, кирәк икән — ремонтларга һәм корымнан чистартырга, ярыкларны балчык-ком катнашмасы белән сыларга кирәк. Бу эшне мунчасы яисә мич ягып җылытылган бакча йорты булган кешеләргә дә башкару зарур.
Мичне хәвефсез файдалану өчен аның алдындагы агач идәндә 0,5 х 0,7 метр зурлыктагы калай булырга тиешлеген истә тотарга кирәк. Мич янында һәм аның өстендә җиңел янып китүче матдәләрне яисә материалларны сакларга, кер киптерергә ярамый.

Пәрдә, мебель һәм җиңел янып китүче башка предметлар янына электр җылыту приборларын куймагыз. Аларны кабызылган килеш караучысыз калдырмагыз. Бу авыр булмаган кагыйдәләрне үтәп, сез үзегезне генә түгел, йортыгызны һәм якыннарыгызны янгыннан саклап калачаксыз.

 

Фото: СУ СК РФ по Республике Башкортостан

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас в