Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 октябрь 2022, 16:21

Заман принцессасы ничек киенә?

Әлеге сорауга җавапны Садовое кольцо урамы буенча урнашкан «Tiana Crown Мода йорты»нда табарга була.  

Заман принцессасы ничек киенә?
Заман принцессасы ничек киенә?

Шәһәребездә Башкортстанда беренче шундый төрдәге кибетнең ачылуын ишеткән идем инде. Мода йортын үз күзләрем белән күрү ниятендә анда юл алдым. Мине ишек төбеннән үк гадәти булмаган манзара каршы алды. Идәндә чәчәк таҗларыннан зур, кып-кызыл йөрәк эшләнгән. Үземне ниндидер тылсымлы дөньяга эләккәндәй хис итеп, эчкә узам. Бүлмәдә экзотик хуш ис таралган, үзенчәлекле бизәкләр белән чуарланган диварлардан уңай энергетика килә, җыйнак киштәләрдә хушбуйлар, бизәнү чаралары тезелгән. Күзем элгечләрдәге матур, зәвыклы киемнәргә, футболка-блузкалар, кофта-күлмәкләргә төшә. Бер мәлгә онытылып аларны күзәтәм. Бу арада каршыма йөзендә елмаю балкыган сылу туташ килеп басты. Ул кибетнең хуҗасы — Татьяна Чаплыгина икән. Дизайнер кыз үзен бик иркен тота, һәр кунак белән ихлас сөйләшә, ясалмалык дигән нәрсә аңарда бөтенләй юк.

«Русия — минем илем һәм мин аны яратам»

Татьянага 28 яшь, ул тумышы белән Донецк өлкәсеннән. Русиядә 2014 елдан яши, 2021 елда Башкортстанга килеп, качак буларак вакытлыча торак белән тәэмин ителгән. Русия гражданлыгы алгач, мәшгульлек үзәгенә басып, бизнес-планлаштыру белгечлегенә укыган. Аннары социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм алып, бизнес ачуга ирешкән. Бүген инде аның үзенең шәхси бренды бар. Tiana Crown — ул гади бренд кына түгел, ә яшьтән кием-салым тегү белән мавыккан, кабатланмас кул эшләре коллекциясе тудыруга бөтен вакытын, йөрәк җылысын биргән дизайнерның хыялы тормышка ашуы билгесе.

— Русиягә килгән чордан ул туган илемә әверелде, — дип хатирәләрен барлый Татьяна. — Җиде елга якын Мәскәүдә яшәдем, эшләдем. Башкалада стилист-имиджмейкерга укыдым. Һөнәрем буенча мин җитештерүне оештыручы, Донецкида идарә академиясен тәмамладым. Производство өчен проектлар әзерләү урынына мин бүген яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Әлбәттә, башта яңа юнәлештә эшли алырмынмы дигән курку-шөбһәләр дә булды. Әмма якын кешеләрем, юлымда очраган битараф булмаган кешеләр аларны җиңәргә, максатыма ирешергә булышты. Аеруча, әти-әниемә рәхмәтлемен. Бүгенге көндә әнием Мәскәүдә, ә әтием Харьков өлкәсендә яши, алар миңа һәрдаим теләктәшлек күрсәтә, иң зур терәк-таянычларым. Алар мине кечкенәдән «Син — принцесса, барысын да булдыра алачаксың», дип илһамландыра килде. Әйткәндәй, тегү белән беренче танышлык алты яшемдә булды. Әниемнең мохердан бәйләнгән халаты бар иде, шул күземне кызыктыра бит. Бервакыт, ул эшкә киткәч, аны алдым да кисеп аттым һәм үземә итәк тектем. Беренче тәҗрибәм шул булды. Ул юбка Донецкидагы өебездә калды. Аны кайчан да булса барып алып, балачак истәлеге итеп шушы кибеттә рамкага куярга хыялланам…

«Башкортстанда җаным да, тәнем дә сихәтләнде!»

Республикабыз турында бик хисләнеп сөйли дизайнер туташ.

— Шушы гүзәл төбәктә яшәвемә бик шатмын, мин Башкортстанны тормыш чыганагы дип әйтер идем. Элек сәламәтлегемдә проблемалар бар иде. Биредәге табигать, үсемлекләр, шифалы нигъмәтләр ярдәмендә хасталарны дәвалауга ирештем. Бал, корт анасы сөте кебек продуктларның искиткеч тәмен генә түгел, ә сихәтен дә тойдым. Төбәк халкының игелекле күңелле, ярдәмчел, кунакчыл булуын билгеләп үтәсе килә. Үз эшемне башлап җибәргәндә Мәшгульлек үзәге, «Гаилә» үзәге белгечләре зур теләктәшлек күрсәтте. Мәскәүдә яшәгән чорда РФ гражданлыгы алалмаган идем. Башкортстанга килгәч, әлеге мәсьәлә ярты ел эчендә хәл ителде. Проект буенча зур матур презентация эшләп, грант оттым. Бу акчага кирәкле җиһазлар, тегү машиналары сатып алдым. Өч айдан республикада беренче Мода йортын рәсмиләштердем. Киемнәрне үзем тегәм, эшемдә Европа (башлыча Испания, Италия, Франция турында сүз бара) тукымалары, сыйфатлы материаллар кулланам. Алга таба Португалия һәм Индия җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итүне күзаллыйм. Киләчәк перспективада дөньяда иң яхшылардан саналган Кытай һәм Кореядан ефәк тукымалар кайтару турында да уйланам. Дивардагы мудбордта (булачак дизайн-проектны тасвирлаучы сурәтләр белән такта) 2023 елга язгы-җәйге коллекция эскизларын күрә аласыз. Шулай ук чыгарылыш сыйныфлар өчен күлмәкләр дә тегәргә исәп бар. Эскизларны илһам килүгә карап, үзем төшерәм. Яңа идеялар күпчелектә төрле илләргә сәяхәт вакытында туа. Коллекциянең зур өлеше Индонезиядә, Бали утравында барлыкка килде. Ә менә бу футболкаларны Франциянең Марсель шәһәрендә иҗат иттем. Монысы — Италия кашемирыннан пәлтә, коллекциямдәге бердәнбер мондый төрдәге кием ул. Әлеге вакытта Мода йортында чикләнгән күләмдәге эксклюзив хатын-кызлар киемнәре тәкъдим ителә. Бу мондый әйберләр башка беркемдә дә юк дигәнне аңлата. Моннан тыш, кулдан бәйләнгән киемнәр дә бар. Аларда табигый сүстән эрләнгән җеп кулланыла (Италия пряжасы). Бәйләү эшен Краснодар дизайнеры башкара. Перспективада — киләсе елда ир-егетләр өчен «бохо» стилендә кием тегә башлау. Балалар өчен әйберләр иҗат итүне дә планлаштырам, әмма бусы инде соңрак булачак. Әлеге вакытта ярдәмче командам юк, барысын да үземә эшләргә туры килә. Төннәрен юньләп йокы да эләкми кайчагында. Әмма мин эшемне бик яратам, ул — тормышымның мәгънәсе, аерылгысыз өлеше.

P.S. Бизнес өлкәсендә үз урынын табып, билгеле уңышларга ирешкән Татьяна бүген дә камилләшү өстендә эшли, яңа проектлар белән илһамланып яши. Көчле рухлы, максатчан гүзәл затның тормышы гел генә күңелле вакыйгалардан тормаган, анда җитди сынаулар да булган. Аңа окопларда яшеренергә дә, миналар арасыннан чик буен кичеп үтәргә дә туры килгән…

«Монысы инде башка тарих, бәйрәм рухын бозмыйк, кайчан да булса укучылар белән ул хатирәләрне дә бүлешермен, дип уйлыйм», — диде хушлашканда Татьяна. Дөрес әйтә, әңгәмәдәшем. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бүген исә сәләтле яшь дизайнерга барлык якты хыялларының тормышка ашуын, иҗади илһам килеп торуын теләп калабыз!

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: