Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 октябрь 2022, 16:23

Темалар сездән, язмалар бездән

1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан без дә үзебезнең пенсионерларыбызны кунакка дәштек — «Туган як» гәзитендә төрле елларда эшләп хаклы ялга чыккан хөрмәтле өлкәннәребезне баш мөхәрриребез Аида Ханнанова бәйрәм белән тәбрик итте һәм аларга «Башкортстан Республикасы» иҗат йорты дәүләт унитар предприятиесе исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырды. Чәй табыны артында очрашкан ике буын журналистлары беренче чиратта, әлбәттә, иҗат турында әңгәмә корды.

Темалар сездән, язмалар бездән
Темалар сездән, язмалар бездән

Моннан 32 ел элек гәзитнең нигез ташын салган беренче мөхәррир Рифкать ага Хәсәншинга узган еллар тагын да ягымлылык өстәгән кебек. Шәфкать тулы күзләр, тыйнак елмаю, басынкы тавыш, әңгәмәдәшенә карата игътибарлы мөнәсәбәт, һәр җавабында төплелек... Хәтта зур пөхтәлек белән кырылган ак сакалы да аңа үзгә бер сөйкемлелек өсти кебек тоела. Без остазыбыздан гәҗит оешкан, аның тәүге адымнарын атлап киткән көннәрне искә алып сөйләвен үтендек. Кем әйтмешли, тарихын белмәгән кавемнең киләчәге юк.

— Ул елларны искә алсаң... Авырлыклар күп булды. Чөнки татар гәзитен оештыруга каршы чыгучылар шактый җыелды. Башка милләт кешеләре, шәһәр хакимияте татар гәзитен кирәк түгел дип тапты. Октябрьский типографиясе безнең гәзитне бастырудан баш тартты. Туймазы типографиясенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Биредә дөнья күргән гәзитне, кечкенә тәгәрмәчле юл сумкасына тутырып, биш ел Октябрьскийга маршрут автобусында алып кайттык. Ул вакытта бит тираж да өч меңнән артып китә иде.

— Татар гәзитен дөньяга кую инициативасы белән кем чыкты?

— Узган гасырның 90нчы еллары, хәтерләсәгез, милли хәрәкәтнең күтәрелеш чоры. Октябрьскийда татар-башкорт иҗтимагый үзәге барлыкка килде. Техника йортында уза торган төрле чараларга халык күпләп җыела иде. Менә шундый кичләрнең берсендә милләттәшләр шәһәрдә татар гәзите кирәклеген күтәреп чыкты да инде. Шулай итеп, татар гәзитен чыгара башлауга бу нигез булды. Тора-бара җирле хакимиятнең дә карашы үзгәрде. Госман хәзрәт Исхаковның ярдәме аеруча зур булды. Җәмәгать хәбәрчеләре бик теләп ярдәмгә килде. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең гәзит татар телле һәвәскәр язучылар һәм шагыйрьләр өчен трибунага әверелде. Чөнки ул елларда типография шигырь җыентыклары бастыру белән шөгыльләнми иде. Шул сәбәпле редакция каршында әдәби түгәрәк оештырылды. Гәзит битләреннән урын алган әдәби сәхифәләр укучылар яратып укый торган бер темага әверелде. Туган телне һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калу максатында, татар теле дәресләре тәкъдим ителгән өстәмә бит бастырган вакытлар да булды. Чөнки, хәтерлим әле, чыга башлаган беренче көннәрдә үк без халыкка гәзит битләрендә нинди темалар күрергә телисез дип мөрәҗәгать иткән идек. Укучылар тел, мәдәни, әдәби, әхлакый, дини темаларны күбрәк яктыртуны сорады, — дип сөйләшүебезне дәвам иттек Рифкать ага белән.

«Туган як» гәзите битләрендә Сәлия Гарифуллина язган мәкаләләрне әбунәчеләребез бүген дә көтеп ала, яратып укый. Хаклы ялда булуына карамастан, әле дә булса очлы каләмле журналистны эзләп, редакция ишеген ачып кергән шәһәрдәшләр бар. Сәлия Гарифуллина «Туган як» гәзитенә эшкә 1997 елда килә. Аның элемтә бүлегендә эшләп йөргән чоры була. Шулвакыт урамда очраган танышы, Сәлия ханымның язу-сызу эшенә бик һәвәс булуын белеп, аңа «Туган як» гәзитенә барып карарга киңәш итә. Рифкать Сәлмән улы белән алар 2000 елга кадәр бергә эшли, бергә иҗат итә.

Аксакал журналистлардан гәзитнең бүгенге торышы турында нинди фикердә торулары белән дә кызыксындык. Аны тагын да кызыклырак итү өчен киңәшләр сорадык.

— Гәзитне хәзер дә бик матур иҗат итәсез. Мин шәхсән әдәби сәхифәләрне яратып укыйм. Гәзит битләре аша шәһәребезнең күп кенә тату гаиләләре белән таныштым. Бүгенге вәзгыять күзлегендә ватанпәрвәрлек, әхлак, телне саклау темалары, миңа калганда, бик урынлы булачак. Кешеләр турында язмалар һәрвакыт отышлы булды. Гомумән, артык озын булмаган, халыкка аңлаешлы телдә, гади һәм үтемле итеп язылган мәкаләләрне укучылар аеруча яратып укый, Әлбәттә, шәһәр яңалыклары бик кирәк. Тәнкыйди материаллар җитми, — дип билгеләп үтте «Туган як» гәзитенең беренче мөхәррире Рифкать ага Хәсәншин.

Сәлия Сабир кызы иҗат итүче балалар белән эшләгән вакытларны сагынып искә алды. Бакчачы почмагы, сәламәтлек темасына киңәшләр, тәмле рецептлар бастыру да, абунәчеләр арасында бәйгеләр уздыру да укучыларны җәлеп итү, аларны саклап калуда зур роль уйнарга мөмкин.

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, ә сез «Туган як» гәзите битләрендә күбрәк нинди темаларга язмалар күрергә телисез? Алдагы көннәрдә аны тагын да кызыклырак һәм үтемлерәк итү өчен сездән теләк һәм тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз.

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: