Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 октябрь 2022, 16:19

Өлкән буын ихтирамга лаек!

1 октябрьдә ихтирам һәм игътибар бәйрәме — Халыкара өлкәннәр көне билгеләнеп үтә.  

Өлкән буын ихтирамга лаек!
Өлкән буын ихтирамга лаек!

Бу олы яшьтәгеләрне аеруча хөрмәтләү, алар өчен төрле чаралар үткәрү чоры. Мәсәлән, шушы араларда Милли мәдәниятләр үзәгендә «Көмеш яшь» универсаль күргәзмәсе оештырылды. Аның кысаларында өлкән буын кешеләре «Чикләрсез игелек» коммерцияле булмаган оешмасыннан (АНО ЦСОН «Добро без границ») социаль хезмәтләр турында, ә көнбатыш районара мәшгульлек үзәгенең Октябрьский шәһәрендәге филиалы белгечләреннән һөнәри белем бирү программалары буенча белешмәләр алды.

Матбугатка язылырга теләүчеләр өчен «Октябрьский нефтяник» шәһәр гәзитенә язылу мөмкинлеге тудырылды. Сәяхәт яратучылар «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» программасында теркәлде. Сәнгать дөньясына мөкиббәннәргә Милли мәдәниятләр үзәгенең иҗат коллективларына, сәламәт тормышны сайлаучыларга Спорт сараеның «Сәламәтлек төркеме»нә, әдәбият укырга һәвәсләргә үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре клубларына язылырга мөмкин булды. Моннан тыш кунаклар көзге гүзәллекне, мул уңыш үрнәкләрен тәкъдим итүче күргәзмәләр белән хозурланды. Алар үзәк китапханә, «Айгөл» креатив кул эшләре һәм «Яшел дөнья» органик игенчелек һәм сәламәт яшәү рәвеше клублары хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.

«Яшел дөнья» клубы әгъзалары күргәзмә кысаларында кунакларга файдалы да, тәмле дә соусларны татып карарга тәкъдим итте.

— Гаграда ялда булганда грузин ресторанында төрле соуслардан авыз итәргә туры килде, — дип сөйли клуб җитәкчесе Зөлфия Зәкиевна Сәмигуллина. — Кайткач аларны үзем дә ясап карарга ниятләдем. Составларына табигый продуктлар гына керә: сары һәм кара слива, помидор, әстерхан чикләвеге, кориандр, хмели-сунели, сарымсак һ. б. Тәме әчкелтем-татлы булган бу соуслар сәламәтлек өчен бик файдалы, ашкайнату, йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясыйлар. Алар консервланмаган, тозлы түгел, уксус та кулланылмый. Мондый соуслар ит, бәрәңге, макарон, балык һәм башка көндәлек ризыкларга яңа тәм бирү өчен яхшы. Мин үзем аларны ипи кисәгенә ягып ашарга да яратам.

Сүз уңаеннан, «Яшел дөнья» клубының чираттагы очрашуы 7 октябрьдә 15.00 сәгатьтә үзәк китапханәдә үтәчәк. Кабак бәйрәмендә орлык-үсентеләр, бүлмә гөлләре белән алышырга, кызыклы фикерләр ишетергә, осталар әзерләгән нигъмәтләр белән сыйланырга мөмкин булачак.

35нче микрорайондагы балалар китапханәсе каршында эшләп килүче «Айгөл» креатив кул эшләре клубын Эмма Зеленова җитәкли.

— Безнең клуб егерме еллап элек оешкан, — ди Эмма Степановна. — Бу вакыт аралыгында бихисап кул эшләре иҗат ителде. Клубта 35кә якын әгъза теркәлгән, егермеләбе —даими йөрүчеләрдән. Бүгенге күргәзмәдә мәйданчыкның чикле булуы сәбәпле осталарыбыз иҗатындагы кайбер эшләнмәләр генә урын алды. Барлык иҗат җимешләрен дә күрергә теләүчеләрне клубта көтеп калабыз. Менә бу картиналарны күрәсезме? Алар йоннан ясалган, ә монысы энкаустика техникасында, ягъни кайнар балавыз белән төшерелгән сурәтләр. Биредә буяу пумаласы урынына үтек һәм паяльник кулланыла. Моннан тыш, пыяла савытларны кулланып, жгут белән үреп, чәй каплары белән бизәп вазалар эшләү, джинсы кисәкләреннән сумка, кошелек, рюкзак тегү, ташлардан эшләнмәләр ясау белән мавыгучылар да бар. Яшелләндерү гамәлләрен дә үз итәбез. Мәсәлән, мин яшәгән йорт биләмәсе яшел үсемлекләр, чәчәкләр плантациясенә әйләнеп бетте, шулай ук якындагы 2нче поликлиника скверына да үсемлекләр утыртам. Гомумән алганда, клуб эшчәнлеге фикердәшләрне берләштерү, өлкән яшьтәгеләргә иҗат белән шөгыльләнү, үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирү максатларын күзаллый. Без бергәләп күргәзмәләрдә катнашабыз, чит төбәкләргә дә чыгабыз, бер сүз белән әйткәндә, дус-тату, бердәм булып яшибез.

… Бу көнне чаралар кысаларында өлкән яшьтәгеләр сәламәтлек торышын да тикшертә алды. Шушы максаттан үзәк биләмәсендә «Сәламәтлек» күчмә мобиль пунктлары эшләде. Анда шәһәрдәшләр медицина белгечләре белешмәсен алды, грипптан вакциналаштыру, ЭКГ, флюорография тикшерүе узды.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: