Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 август 2022, 16:11

Йортның яме — төзек ишегалдында

24нче микрорайондагы 6, 7, 8, 10 санлы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр 2023 елда «Башкорт ихаталары» республика программасында катнашырга тели.  

Йортның яме — төзек ишегалдында
Йортның яме — төзек ишегалдында

Әлеге программа ярдәмендә төбәк халкы ишегалды биләмәсен төзекләндерергә ниятли. Шушы араларда булган Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Нәфыйков һәм торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге начальнигы Вероника Давыдова белән очрашу барышында проектка һәм финанслауда катнашуга бәйле күп кенә сораулар тикшерелде. Атап әйткәндә, сүз балалар мәйданчыгы, спорт тартмасы, олылар өчен тренажерлар, эскәмияләр урнаштыру, транспорт чараларына парковка урыннары ясау, юл-сукмакларны тәртипкә китерү турында барды.

Мәгълүматларга ярашлы, бүгенге көндә ишегалды территориясе 2023 елда республика программасы буенча төзекләндерү өчен планлаштырылган чиратта дүртенче урында тора. Аның алдында — 35нче микрорайондагы 2, 2а, 3, 5, 6 санлы йортларны берләштергән ишегалды. Илнур Нәфыйков билгеләп үтүенчә, Кувыкин урамындагы 5 һәм 7нче йортларда яшәүчеләр җыелышка килмәгән һәм программа чараларында катнашуын расламаган. Өченче урында — Бакча боҗрасындагы 7, 9 һәм Гаражная урамындагы 5 санлы йортлар белән чикләнгән ишегалды. Финанслау мөмкинлек бирсә, 24нче микрорайондагы биләмә киләсе елда төзекләндереләчәк. Проектны гамәлгә ашыру өчен якынча 40 млн сум акча кирәк булачак.

Төбәктә яшәүчеләр балаларга ишегалдында спорт белән шөгыльләнү, кызыклы уеннар уйнау, ял итү өчен уңайлы шартлар булдырылуын тели. Күпчелек әти-әниләр моны тормышка ашыруга кулдан килгәнчә үз өлешен кертәчәген билгели.

— Биләмәдә яңарышлар өчен мөмкинлекләр бар, зур мәйдан спорт корылмаларын да, уен җиһазларын да сыйдырышлы, — ди алар. — Ишегалды мәйданчыгын төзекләндерү турында күптән хыялланабыз. Ул-кызларыбыз еш кына башка ишек алларындагы уен һәм спорт мәйданчыкларына йөрергә мәҗбүр. Бу, әлбәттә, уңайлы түгел.

Җыелыш кысаларында торак милекчеләре шулай ук башка гозерләрен дә ишеттерде. Мисалга, ишегалдыннан читтәрәк озын үләннәрне чабуны, канализация торбалары проблемасын хәл итүне сорады.

Ишегалдын төзекләндерүгә килгәндә, хәзер инде күп нәрсә халыкның активлыгыннан тора. Төбәктә яшәүчеләргә гомум карар кабул итәргә һәм ул уңай булган очракта беркетмәләрне тутырып, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлегенә тапшырырга кирәк.

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: