Туган як
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 август 2022, 16:04

Шәһәр халкы — өмәдә

«Республиканы бергәләп чистартыйк» өндәмәсе астында узган җомгада Октябрьский халкы өмәгә чыкты.  

Шәһәр халкы — өмәдә
Шәһәр халкы — өмәдә

Айга ике тапкыр үткәрелә торган мондый чараларның — чисталык көненең төп максаты — торак пунктларның санитар-экологик торышын яхшырту һәм территорияләрен төзекләндерү.

Кулларына көрәк һәм себерке тотып өмәгә чыккан 50гә якын шәһәр хакимияте хезмәткәре үзәк мәйданда һәм Гагарин исемендәге шәһәр паркында чисталык урнаштырды. Алар тротуарларны себерде, җыелган чүпне тракторга төяп озатты.

Әлбәттә, шәһәр территориясендә тәртип урнаштыру буенча оештырылган мондый өмәләрдә бюджет оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре эшчеләре генә катнашырга тиеш түгел. Бу көннәрдә һәр шәһәр кешесе өмәгә кушылып, һич югы үзе яши торган йорт ишек алдында чисталык урнаштыру өчен үз өлешен кертә ала.

Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегеннән хәбәр итүләренә караганда, 5 августта узган иҗтимагый өмәдә 21 оешмадан 600дән артык кеше катнашкан, ике берәмлек техника җәлеп ителгән. Эш дәвамында юл буендагы үләннәр чабылган, чүп-чар, корыган ботаклар җыеп түгелгән, туфрак йомшартылган, чәчәк түтәлләре сугарылган. Барлыгы өч кубометр чүп чыгарылган.

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: