Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 август 2022, 16:22

Бергә булыйк! Бердәм булыйк!

2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узды. Быел ул Бөтендөнья татар конгрессы оештырылуның 30 еллыгына багышланды. Аның эшендә Татарстаннан 113, Русия Федерациясенең 77 төбәгеннән 706, 35 чит илдән 176 делегат катнашты. Конгресс съездында беренче тапкыр Перудан, Русиянең Хакасия республикасы һәм Новгород өлкәсеннән вәкилләр дә булды. Иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан килгән иде. Ул 136 кешедән торды. Аның составында Октябрьский шәһәреннән «Нур» клубы җитәкчесе Раушания Фәезова һәм «Туган як» гәзитенең баш мөхәррире Аида Ханнанова да бар иде.

Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
Бергә булыйк! Бердәм булыйк!

Делегатлар һәм кунаклар — «Печән базары»нда

Казанга килеп җитеп, кунакханәләргә урнашып беткәч, съезд делегатлары һәм кунаклар Кабан күле яр буена юлланды. Анда алар «Печән базары» фестивалендә катнашты.

Биредә яшь дизайнерлар, кулинарлар, музыкантлар һәм кул осталары җыелган иде. Фестиваль программасында дизайн-маркет һәм фудкорт, аудиогид, балалар һәм өлкәннәр өчен остаханәләр, лекторий, театраль променад, экскурсияләр, фотозона һәм башка мәйданчыклар эшләде.

Милли бизәкле киемнәр, яулыклар, бизәнү әйберләре, букчалар куелган ярминкә рәтләре халыкны үзенә җәлеп итте. Анда киенү-бизәнү әйберләре генә түгел, агачтан ясалган табак-савытлар, китаплар, уенчыклар, татарча интерактив әлифба һәм башка әйберләр дә бар иде.

Милләттәшләр бер-берсе белән күрешеп, танышып йөргән арада самавырлар кайнап торды. Кунаклар арасында булган оста гармунчылар оештырган җыр-биюләр чарага милли рух өстәде.

Сәхнәдә төнгә кадәр җыр тавышы тынмады. Концертта альтернатив музыкантлар да, этнотөркемнәр дә, эстрада җырчылары да катнашты.

Изге Болгар җиренә сәфәр

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды программасы кысаларында, 31 июльдә делегатлар һәм кунаклар изге Болгар җиренә юл тотты. Әлеге сәяхәт Идел Болгары дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллык тарихи датасы уңаеннан оештырылды.

Биредә кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Русия Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин сәламләделәр.

Чараның рәсми өлеше тәмамланганнан соң халык ачык һавада бергәләп өйлә намазын укыды.

Арытаба делегатлар төркемнәргә бүленеп, Изге Болгарның җирле һәйкәлләре, истәлекле урыннары, кызыклы күргәзмәләре белән таныштылар. Шулай ук алар татар халкының тарихы һәм аның күренекле шәхесләре турында мәгълүмат алдылар. Ак мәчеттә булып, намаз кылдылар.

Сәфәр съезд делегатлары һәм кунаклары катнашында оештырылган флешмоб белән тәмамланды. Мең ярым милләттәшебез «Татарлар» сүзе булып тезелделәр. Флешмоб бию элементлары белән татар бию көенә уздырылды. Ул матур бер күренешкә әверелде.

Борынгы бабаларыбызның Исламга килү тарихы

Болгарларның ислам дине тотулары турында борынгы язма чыганакларда күп тапкыр кабатлана. X гасыр географы Әхмәд ибне Рустәнең 903-913нче елларда язылган энциклопедик характердагы «ал-Алак ан-Нафиса» хезмәтендә Идел буе болгарлары турында түбәндәге мәгълүмат бирелә: «... Аларның күпчелек өлеше ислам динен тота. Яшәгән җирләрендә мәчетләр, мәзиннәр һәм имамнары булган башлангыч мәктәпләр бар».

Болгарларның ислам динен 813-833нче елларда, хәлиф әл-Мәмун вакытында ук кабул итүләре турында да мәгълүматлар бар. Бу вакытта хәлиф әл-Мәмун Урта Азиядән Хәзәр каганлыгына хәрби походлар оештыра. Хәзәр каганлыгы составында яшәгән халыкның бер өлеше ислам динен кабул итә. Димәк, болгарларның Урта Идел буена күчеп килгәнче үк ислам дине кабул иткән булуы ихтимал.

Халык авыз иҗаты әсәрләре буенча Идел буена ислам дине VII гасырда ук үтеп керә. Болгарларның ислам дине кабул итүләре турындагы риваятьләр әл-Гарнати (1080-1169/70) сәяхәтнамәсендә, урта гасырларның Көнчыгыш авторлары әсәрләрендә, халык хәтерендә сакланган.

Халык болгарларның ислам дине кабул итүен сахабәләр исеме белән бәйли. Риваятьләр бәян итүенчә, сахабәләр Болгарга Айдар хан вакытында килә. «Болгарның беренче ханы Туки яки Туфи атлы була. Ул һиҗринең 9нчы елында (милади буенча 630) вафат була. Шул елда тәхеткә аның улы Айдар утыра. Аның илле еллык идарәсе вакытында Болгар халкы ислам динен кабул итә. Риваятьнең күп төрле версияләре һәм вариантлары бар. Язмага теркәлгән иң борынгы риваять әл-Гарнати сәяхәтнамәсендә сакланган. Болгарга Бохарадан мөселман сәүдәгәре килгән. Ул медицинаны яхшы белгән. Шулчак патша һәм аның хатыны бик каты авырып китә. Мөселман сәүдәгәре аларга: «Әгәр мин сезне дәваласам, минем динне кабул итәрсезме?» — дигән. Ул аларны дәвалаган һәм болгарлар шул вакыттан ислам динен тота башлый. Әбу Хәмид әл-Гарнати бу риваятьне XII гасыр болгар тарихчысы Якуб бине Ногманның «Болгар тарихы» дигән хезмәтеннән ала. Бу риваять буенча, болгарлар ислам динен мөселман сәүдәгәре аларның ханнарын дәвалаганнан соң кабул итә, дип фаразлый үз язмаларында филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова.

Киң колачлы татар мәдәнияте

1 августта Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә үзенең эшен дәвам итте. Биредә татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Традиция буенча, җыелышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде. Ул VIII съездны уздыру уңаеннан Татар конгрессы адресына күрше төбәкләрдән күп санлы котлау хатлары килүен билгеләп үтте һәм һәркемгә рәхмәтен белдерде.

Бинаның беренче катында кунаклар өчен төрле фотозоналар әзерләнгән иде. Шулай ук биредә Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә эшләде. Анда оешманың шушы еллар дәвамында алып барган эшчәнлеге, тарихы белән якыннан танышырга мөмкин иде. Гомумән, күргәзмәләрдә төрле чорга караган фоторәсемнәр, документлар, кызыклы мәгълүматлар белән беррәттән, Татарстан Республикасында чыга торган төрле татар гәзит-журналлары, милли уен кораллары, киемнәре, зәркан эшләнмәләре үрнәкләре урын алган иде.

Һәр секциядә — халыкны борчыган мәсьәләләр

Делегатлар барлыгы 7 мәйданчыкка бүленеп, төрле темалар буенча фикер алышты.

Татар журналистикасына багышланган мәйданчыкта Татарстаннан һәм Русия төбәкләреннән 60тан артык журналист катнашты. Анда түбәндәге фикерләр яңгырады.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов татар журналистлары халык сөйләшкән телдә язарга тиеш, дип саный. «Тукай халык сөйләшкән телдә язган, шуңа күрә популяр булган», — диде ул.

Аның фикеренчә, журналистларга мәкалә язганда кешенең сөйләшү стилен саклау зарур: «Югары стиль дип уйлап яза башласак, бу халыкның читләшүенә китерәчәк. Кеше сөйләшкән гади телдә язарга тиешбез. Без сөйләшкән тел — урам теле түгел».

«Шаян ТВ» башкарма директоры Рамилә Сәхәбетдинова, татар телле журналистлар булсын өчен, балаларга кечкенәдән үк журналистикага юнәлеш бирү мөһим, дип саный. «Татар телендә яхшы аралаша, яза торган кадрлар аз диләр, килешеп бетмим. Бездә татар балалары эшли, алар киләчәктә тормыш юлын журналистика белән бәйләргә тели. Аларга кечкенәдән үк юнәлешләр бирергә, тәрбияләргә кирәк. Бу һөнәрнең файдалы һәм кирәкле икәнлеген аңлату мөһим», — диде ул.

Ульяновск өлкәсендә чыгып килүче «Өмет» гәзите баш мөхәррире Исхак Хәлимов фикеренчә, туган телне факультатив рәвештә өйрәнгән балаларның татарча гәзит уку теләге һәм мөмкинлеге чикле. Аның әйтүенчә, хәзерге шартларда татарча гәзит тиражын саклап калу авырлаша. «Буын үзгәрә, яшьләр укымый, ә өлкән буын китә бара», — диде ул.

Татар халкының милли-мәдәни мирасы турында дискуссия мәйданчыгы да җанлы эшләде. Биредә телебезне саклау, үзешчән театрлар, төбәкләрдәге иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге хакында тирән фикерләр әйтелде һәм тәкъдимнәр кертелде. Алар арасында — чит төбәкләрдәге күренекле татар шәхесләренең каберләрен барлау һәм аларны төзекләндерү программасын булдыру, истәлек такталары урнаштыру. Театр юнәлешендә исә үзешчән коллективлар өчен семинарлар оештыру мәсьәләсе күтәрелде.

Башкортстан вәкилләре арасында «Нур» театрының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина «Башкортстанда татар дәүләт театрлары эшчәнлеге» темасына чыгыш ясады. Доклад барышында узган иҗат елында Уфа «Нур» һәм Туймазы татар дәүләт театрының эшчәнлегенә байкау ясалды һәм актуаль проблемалар күтәрелде. Гөлшат Нәүфәл кызы шулай ук  киләсе елга «Нур» театрының үсеше буенча планнар белән уртаклашты.

Стәрлебаш халык театры эшчәнлеге белән делегатларны театрның тынгысыз җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның Акмулла исемендәге премиясе лауреаты Зөлфия Латыйпова-Гыйззетдинова таныштырды.

Әлеге мәйданчыкта «Татар халкының традицион бәйрәмнәренең Төрекмән авылында чагылышы» темасы белән Октябрьский шәһәре вәкиле — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Нур» клубы җитәкчесе Раушания Фәезова да чыгыш ясады.

Ул катнашучыларны Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәренә караган «Нур» клубы хезмәткәрләре үткәргән татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштырып үтте. Әйткәндәй, безнең гәзит укучыларына «Нур» клубы эшчәнлеге яхшы таныш. Гәзит битләрендә алар тарафыннан шәһәр күләмендә яңгырап үткән милли бәйрәмнәр турында мәкаләләр чыгып тора. Октябрьский җирлегендә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу, аларны үстерү буенча тырыш хезмәт куйган «Нур» клубы хезмәткәрләренең эше казанлылар һәм делегатлар тарафыннан көчле алкышлар белән бәяләнде.

«Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Татар дөньясы һәм Ислам дине» темасына багышланган мәйданчыкта Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Әхмәдулла улы Бикчәнтәев һәм башка делегатлар чыгыш ясадылар.

Таһир хәзрәт Бикчәнтәев Себердә һәм Уралда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү чаралары һәм «Болгар-Көнчыгышка юл» проекты хакында мәгълүмат бирде.

Мәңгелек милләт

Дискуссион мәйданчыклар эшләре нәтиҗәләре Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының I утырышында яңгырады. Монда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының көн тәртибе, президиум, мандат комиссиясе, секретариат, хисап һәм редакция комиссияләре расланды.

Кичке программа кысаларында делегатларга Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде. Ул Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган иде. Бәйрәм концерты «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

«Без сувенир халык түгел»

2 августта VIII съезды делегатлары һәм шәрәфле кунаклары кабат «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенә җыелды. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII съездның пленар утырышы узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итте. Ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында татарлар һәрвакыт ата-бабалардан килгән рухи бердәмлек көчен тоеп яшәвен билгеләп үтте.

— Без үз киләчәгебезне сувенир халык булуда күрмибез. Шуны онытмаска кирәк — милләт тиз генә юкка чыга алмый. Юкка чыкса, аны беркайчан да кайтарып булмаячак. Без ата-бабаларыбызның бөек казанышлары рухына төрелгән газиз җиребездә дөньяга килү, яшәү һәм үз халкыбызга файда китерү бәхетенә ия, — диде Васил Шәйхразыев.

Утырышта съездның барлык делегатлары тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының яңа составы расланды. Анда татар халкының 75 абруйлы вәкиле керде.

Татарны татардан башка беркем кайгыртмас

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Бөтендөнья татар конгрессының игътибарын күбрәк өлкән буынга түгел, яшьләргә юнәлтелгә кирәк дигән фикердә.

«Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев башлангычында полилингваль мәктәпләр булдыру зур эш булды. Минемчә, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендә бу юнәлеш иң мөһим бурычларның берсе булырга тиеш. Югыйсә, җырлый, бии белүче өлкән буынга игътибарны күбрәк бирәбез шикелле», — дип сөйләде ул Бөтендөнья татар конгрессы съездының пленар утырышында. Ул әлеге мәсьәләдә Татарстан язучылар берлеге һәр яктан хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде.

— Ачыктан-ачык әйтергә кирәк: татарны татардан башка беркем кайгыртмас. Мин Ырынбурның Каргалы авылында булдым, анда милли тәрбия бирә торган үзәк ачканнар. Шундый үзәкләр Чувашстан Республикасы, Пенза өлкәсе авылларында да бар. Бу — хосусый мәктәпләр ачу өчен җирлек. Читтәге мәктәпләрне дә онытырга ярамый, зур татар авылларындагы мәктәпләрне конгресс үз канаты астына алсын иде. Бу атаклы татар кешеләре белән очрашу, язучыларның ачык дәрес бирүе, милли патриотик тәрбия формасында булырга мөмкин. Бу мәсьәләдә уйланырга кирәк, — диде берлек рәисе.

Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары өчен якшәмбе мәктәпләре челтәрен барлыкка китерү дә әйбәт максат булыр иде, дигән фикердә.

«Корылтаебыз — затлы мирас»

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, конгрессның Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин ялкынлы мөрәҗәгать белән чыкты: «Корылтаебыз — затлы мирас. Яхшы гамәлләр купшы яңа киемнәргә тиң, уйланулар — иң саф алтын. Муен тамырлары кебек якын булган башкорт халкыннан — Уфа татарларыннан сәламнәр алып килдек. Съезд — халкыбызның, милләтебезнең рухи җәүһәрләре җыены».

Ул татар оешмалары башкара торган эшчәнлеккә тукталды.

— Төрле төбәкләрдәге милли оешмалар — җан тамырлары һәм йөрәгебезнең иң нечкә кылларын гамәлгә китерүче дә ул конгресс. Без бергәләшеп күп каршылыкларны җиңә алачакбыз. Илебездәге татар оешмалары халыкны берләштерү һәм бердәм эш итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли, мөмкин булмаганны да булдырырга тырыша, — диде Башкортстан вәкиле.

Балаларны Болгарга йөртергә кирәк

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, Русия төбәкләреннән балаларны Болгарга алып барып, ислам кабул итү турында сөйләү мөһим.

«Безгә балалар, яшь буын белән шөгыльләнергә кирәк. Һәр кылган гамәлебез гореф-гадәтләребезне баетуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Моны кулдан ычкындырырга ярамый. Әгәр Болгарда кайбер шартлар тудырсак, балаларны төбәкләрдән алып килсәк, ислам дине турында сөйләргә була. Балачакта бер башка кереп калса, гомерлеккә истә калачак ул», — диде Минтимер Шәрип улы.

Тәнкыйтьне дә кабул итәбез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында: «Без тәнкыйтьне дә кабул итәбез, эшебездән канәгать түгел. Әле күп эшләргә кирәк», — диде.

Ул делегатларга мөрәҗәгать итеп: «Телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне саклап калган хезмәтегез өчен рәхмәт. Үзегезне саклагыз. Бергә булырга насыйп булсын. Глобальләшү чорында үзебезне ничек саклап калырга икәнлекне күрәбез. Беренчедән, телебез, икенчедән, динебез, һәр мәчет намаз укый торган урын гына түгел, гореф-гадәтләрне саклау урыны да булырга тиеш», — диде Миңнеханов.

 

Фикерләр

Алинә Заһитова, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы:

— Гаҗәп актив көннәр булды! Башта мин Олимпия резервы спорт мәктәбендә хәйрия мастер-классы үткәрдем, аннары «Дуслык уеннары» су спорт төрләре буенча халыкара ярышларда булдым, ә икенче көнне Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнаштым. Сүз уңаеннан, чараларның соңгысы шулкадәр кызыклы булды ки, миңа үз тәэсирләрем белән уртаклашырга бер пост та җитмәячәк! Без татарларның милли-мәдәни мирасын, шулай ук гореф-гадәтләрне саклау һәм башка мөһим проблемаларны карадык.

Индира Латыйпова, Туймазы районы татар конгрессы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды мандат комиссиясе әгъзасы:

— Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чаралар һәрвакыт үзләренең колачы һәм югары дәрәҗәдә узуы белән сокландыра. Бу юлы да делегатларга искиткеч бай, фәһемле программа тәкъдим ителде. Татарны татар итеп тоткан мөһим әйберләр —  тел, дин, милли сәнгать һәм мәгариф, гореф-гадәткә зур игътибар бирелде. «Печән базары» фестивале бүгенге милли сәнгать үсеше белән таныштырды, изге Болгар җиренә сәфәр исламның халкыбыз язмышында нинди урын тотуын ассызыклады. Пленар утырышта конгрессның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары белән берлектә оештырган чараларына тагын бер кат байкау ясалды. Гомумән, мондый очрашулар, танышулар — үзара сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу һәм илһам алу өчен менә дигән мәйдан. Эшләргә яңа көч-дәрт алып, яңа идеяләр белән ялкынланып кайттык җыеннан.

Раушания Фәезова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Нур» клубы җитәкчесе:

— Казанда үткән дүрт көн эшлекле, кызыклы, истә калырлык булды. Узган чарада Башкортстаннан барган делегациянең бер бөртеге булуыма чиксез шатмын. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенә рәхмәтләремне җиткерәм. Яңа идеяләрне тормышка ашырыр өчен тырышып эшләргә кирәк булачак. Сентябрьда үтәчәк «Уйна, гармун» бәйрәменә яңа көч-куәт белән әзерлекне дәвам итәбез.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: