+17 °С
Болытлы
Айга ике тапкыр үткәрелә торган мондый чараларның төп максаты – торак пунктларның санитар-экологик торышын яхшырту һәм территорияләрен төзекләндерү.
Кулларына көрәк һәм себерке тотып өмәгә чыккан шәһәр хакимияте хезмәткәрләре үзәк мәйданда һәм Гагарин исемендәге шәһәр паркында чисталык урнаштырды. Алар тротуарларны себерде, җыелган чүпне тракторга төяп озатты.
Әлбәттә, шәһәр территориясендә тәртип урнаштыру буенча оештырылган мондый өмәләрдә бюджет оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре эшчеләре генә катнашырга тиеш түгел. Бу көннәрдә һәр шәһәр кешесе өмәгә кушыла ала һәм һичьюгы үзе яши торган йорт ишек алдында чисталык урнаштыру өчен үз өлешен кертә ала.