Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 август 2022, 17:52

Үзгәрешләр үзебездән тора

Октябрьский шәһәре хакимияте белгечләре Бакча боҗрасы урамындагы 7, 9нчы һәм Гаражная урамы, 5нче йортлар биләмәсендә яшәүчеләр белән очрашты.  

Үзгәрешләр үзебездән тора
Үзгәрешләр үзебездән тора

Очрашу барышында 2023 елда күп фатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерү буенча «Башкорт ихаталары» республика программасында катнашу сораулары тикшерелде.

Мәгълүм булуынча, әлеге программа 2019-2024 елларга исәпләнгән. 2024 елга кадәр барысы өч мең чамасы биләмәне тәртипкә китерү бурычы тора.

Программада катнашу өчен торак милекчеләре гомуми җыелышта бу хакта килешеп, гаризаны муниципалитетка җибәрергә тиеш. Кабул ителгән гаризаларны комиссия карый. Эш башлар алдыннан урында яшәүчеләрнең дә теләге исәпкә алына. «Башкорт ихаталары» республика программасы күп фатирлы йортларда яшәгән гражданнарның тормыш шартларын яхшырту максатын күз уңында тота.

Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Нәфыйков республика программасында катнашу шартлары турында сөйләде, шулай ук шәһәрдәшләрнең сорауларына җавап бирде. Активистлар үз чиратында тәкъдим-теләкләрен ишеттерде. Мисалга, күпчелек милекчеләр ишегалдын төзекләндергәндә яшел үсентеләрне мөмкин кадәр саклап калу мөһимлеген ассызыклады. Моннан тыш алар биләмәне ремонтлаганда төрле яшьтәгеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алу кирәклеген әйтте.

Гомумән алганда, якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләрнең барысы да матур һәм төзек ишегалды турында хыяллана. Биредә уңайлы мәйданчык бар, агачлар үсеп утыра, яшеллек тә җитәрлек. Заманча җиһазландырылган балалар мәйданчыгы да төзелсә аеруча күркәм булачак. Шулай ук тукталыш урыннары белән дә мәсьәләне хәл итү зарур.

Йорт яны биләмәсен яхшы якка үзгәртү, ишегалдын һәркемгә уңайлы итеп төзекләндерү өчен монда яшәгән халыкка берләшергә һәм активлык күрсәтергә генә кирәк булачак.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: