Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 август , 17:45

Бездән башка беркем дә!

2 август иртәсендә шәһәрнең Җиңү паркында һава десанты гаскәрләре көне хөрмәтенә оештырылган тантаналы чара узды.  

Бездән башка беркем дә!
Бездән башка беркем дә!

Тарих битләренә күз салсак, Русиянең һава-десант гаскәрләренең туган көне булып 1930 елның 2 августы санала. Нәкъ шул көнне Воронеж өйрәнүләрендә беренче 12 десантчы ТБ-3 бомбардировщигыннан парашютларда сикергән.

«Канатлы пехота», «зәңгәр беретлар»... Һава десанты гаскәрләрен бүген нинди генә эпитетлар белән атамыйлар. Әмма «Бездән башка беркем дә!» өндәмәсе астында яши торган курку белмәс гвардияче-десантчыларның батырлыгын һәм каһарманлыгын бернинди хәрби-сәяси вәзгыять тә үзгәртә алмый.

Тантанага хәзерге вакытта запаста булган хәрбиләр, һава-десант гаскәрләре ветераннары һәм тыныч тормыш өчен рәхмәтле булган шәһәр халкы, яшь буын вәкилләре — кадетлар җыелды.

Чараны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов ачты.

— Зәңгәр берет киеп йөрүче кешеләр өчен бүген гади көн түгел, алар өчен бу һөнәри бәйрәм көне. Чөнки десантчылар зур җаваплылык һәм батырлык таләп итә торган тагын

бер һөнәр сайлаган кешеләр — алар ил сакчылары. Ватан-Ана кая чакыра, кайда җиңү кирәк, һава десанты гаскәрләре шунда. Алар белән бәйле тарих «канатлы пехота»ның үз-үзен аямыйча могҗизага тиң каһарманлыклар күрсәтүе турында сөйли. Бөек Ватан сугышы елларында, Әфганстан һәм Чечня Республикаларында барган хәрби низагларда десантчылар күрсәткән батырлыкларны онытырга безнең хакыбыз юк. Бүген Украина җирендә нацистларга каршы бара торган хәрби операциядә дә алар алгы сызыкта, — дип ул горурлык хисләре белән билгеләп узды.

Русиянең Хәрби көчләре һәм хәрби хәрәкәтләре, сугыш ветераннарының шәһәр комитеты рәисе полковник Мәсгут Галләмов, запастагы гвардия сержанты Әфганстан җирендә барган хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Сергей Сорокин десантчыларның курку белмәс гаскәр булуын, алар арасында чәчләренә чал кергән кешеләр белән беррәттән яңа гына хәрби бурычларын үтәп, туган якларына әйләнеп кайткан яшь десантчылар булуына карамастан, бу кешенең бер тапкыр башына зәңгәр берет, өстенә зәңгәр тельняшка кигән икән, аның бөтен гомеренә дасантчы булып калуын ассызыкладылар. Чөнки элекке десантчылар була алмый!

Төрле хәрби низагларда һәлак булган һава десанты гаскәрләре истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Тантанада катнашкан «зәңгәр беретлар» һәм җирле халык десант гаскәрләре солдатлары һәм офицерлары монументына, шулай ук Җиңү паркында урнашкан башка һәйкәлләргә тере чәчәкләр салды.

Тантанага килгән күп сандагы десантчылар арасында Павел Лапин да бар иде. Безнең шәһәрдәшебез 1998 елда Хәрби көчләр сафларына чакырыла һәм ул Төньяк-Кавказ федераль округының 7нче дивизиясендә Ватан каршындагы бурычын үти. Омск шәһәрендә хәрби хәзерлек узган ир-егет Чечен Республикасында барган хәрби низагларда катнаша. Бүген Павел 130дан артык десантчыдан торган шәһәр төркемен җитәкли. Алар яшь буында ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләүдә зур активлык күрсәтә. Десантчы Павел Лапин үзе дә ир бала үстерә һәм ул аның киләчәктә һава десанты гаскәрләре составында хезмәт итүенә каршы түгел. «Иң мөһиме, кайда булса да кеше булып кала белсен!», — диде зәңгәр беретлы ир.

Чараның тантаналы өлешеннән соң һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан оештырылган гер күтәрү һәм ату буенча ярышларда җиңүчеләр символик бүләкләр кабул итте. Десантчылар көне истәлеккә фотосурәткә төшү һәм автойөреш белән тәмамланды.

 

Илмира Галиева
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в