Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 август 2022, 17:54

Бәйрәм белән, диңгезчеләр!

2006 елда РФ Президенты «Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәрне билгеләү турында»гы 549 санлы Указга кул куйды. Анда төрле гаскәрләр тантаналарының рәсми статусы беркетелгән.

Бәйрәм белән, диңгезчеләр!
Бәйрәм белән, диңгезчеләр!

Хәрби-диңгез флоты көнендә иң күләмле чаралар илебезнең портлы шәһәрләрендә, атап әйткәндә, Санкт-Петербург, Севастополь, Кронштадт, Владивосток, Әстерхан, Калининград, Новороссийск, Североморск, Балтийск һәм башкаларда уза.

2019 елда Октябрьскийның Җиңү паркында «Диңгез чикләрен саклаучыларга» дип аталган һәйкәл ачылды. Быел һөнәри бәйрәм көнендә биредә хәрби-диңгез флоты ветераннары һәм морякларның традицион очрашуы оештырылды.

Хакимият башлыгы Алексей Шмелев октябрьскийлыларга истәлекле көн уңаеннан котлау сүзләрен ишеттерде:

— Барлык диңгезчеләргә һәм флот ветераннарына Ватанга фидакарь хезмәт итүләре өчен ихлас хөрмәтемне белдерәм. Илебез каршындагы хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң да сезнең һәркайсыгыз патриотик акцияләрдә катнашып, яшьләргә үрнәк күрсәтеп, туган илгә хезмәтне дәвам итә. Диңгезчеләрнең дус-татулыгы, бердәмлеге нәтиҗәсендә Җиңү паркында истәлекле һәйкәл барлыкка килде. Ул хәрби дан һәм батырлык билгесе булып тора. Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән якташларга, ветераннарга нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек, әлеге вакытта Ватан каршындагы изге бурычларын үтәүчеләргә уңышлар телим!

Рәсми тантана «Диңгез чикләрен саклаучыларга» һәм «Солдат уйлары» һәйкәлләренә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Аннары диңгезчеләр һәм хәрби-диңгез флоты ветераннары патриотик автойөрештә катнашты. Шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Русия һәм РФ ВМФ-ы флаглары белән колонна узды.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: