Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль , 13:38

Украинада туып-үскән Роман Рогив уклы башкорт җәясе ясый һәм оста итеп курайда уйный

Дәүләкән районыннан Роман Рогив — "Башкорт аты" фестивале кысаларында уза торган халык һөнәрчелеге осталары күргәзмәсендә катнаша.

Украинада туып-үскән Роман Рогив уклы башкорт җәясе ясый һәм оста итеп курайда уйный
Украинада туып-үскән Роман Рогив уклы башкорт җәясе ясый һәм оста итеп курайда уйный

"Баймакский вестник"ка биргән әңгәмәсендә ир-егет үзенең уклы җәяләр, курайлар ясавын һәм күптән түгел шотланд музыка коралы - висла ясый башлавын әйтеп үткән.
Тумышы белән Украинадан булуга карамастан, башкорт мәдәнияте аңа бик якын һәм кызыклы. Безнең Башкортстанда ул утыз ел элек килеп төпләнгән. Роман Васильевичның эшләнмәләре матурлыгы, пөхтәлеге һәм эксклюзивлыгы белән аерылып тора. Алар - музыкантлар һәм укучылар өчен эш коралы гына түгел, алар коллекционерлар яки якыннарына креатив сувенир эзләүчеләр өчен дә менә дигән табыш. Бүләк вариантлары үзгә булган тышлыкларга да төрелгән.


- Минем курайларда һәвәскәрләр генә түгел, ә һөнәрман музыка коллективлары да уйный. Мисал итеп, безнең Дәүләкәндә эшләп килә торган "Бер Кызыл” иҗат төркемен китерергә була, - диде һөнәрче.

Роман Рогив мәдәният бүлегендә эшли, ул - профессиональ скрипкачы.


Фото: Елена Гомәрова 

Автор: Илмира Галиева

Автор:
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас в