Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2022, 12:40

Токымчылык эшен җайга салу зарур

«Башкорт аты» республика фестивале кысаларындагы «түгәрәк өстәл»ләр үз эшен башлады.

Токымчылык эшен җайга салу зарур
Токымчылык эшен җайга салу зарур

Эшлекле программада елкычылык хуҗалыклары һәм токымчылык репродукторлары, зоотехниклар, генетика, селекция һәм атларны хәләл үрчетү өлкәсендәге гыйльми берләшмә вәкилләре катнаша. Көн тәртибендә төбәктә елкычылык тармагын селекция һәм технологик яктан тәэмин итүнең мөһим мәсьәләләре, бу өлкәдә эшкуарлыкның төп юнәлешләре, проблемалары тикшерелә, шулай ук токымны камилләштерү юллары өйрәнелә.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов эшлекле программа мәйданчыгының модераторы вазыйфасын башкара, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ираида Әбүбәкирова, «Тулпар» җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Сырлыбаев һәм башкалар — спикерлар.

Чара кысаларында елкычылык һәм башкорт хәләл атларын үстерүгә зур өлеш керткән хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото: Кәримә Усманова.

Автор:Лилия Габитова
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас: