+17 °С
Болытлы
Республика төбәкләре осталары күргәзмәдә үз эшләрен тәкъдим итте.
Рафаэль Амантаев Уфадан килгән. Ул 20 ел Ф. Гаскәров исемендәге ансамбльдә биегән. Бүген исә хаклы ялда. Рафаэль егерме ел инде атлар белән идарә итү өчен башкорт, калмык, Дон казакларының һәм башка нагайкалар ясый.
Күргәзмәдә Учалы районы Илтебан авылыннан Фәхретдиновлар гаиләсе дә катнашты. Гаилә башлыгы ветеринария табибы булып эшли, хатыны Айгөл аңа булыша. Алар буш вакытта атлар өчен кирәк-ярак ясау белән шөгыльләнә. Ассортиментка йөгән, камчы, камыт кебек 20дән артык әйбер керә. Гаиләдә Орлов токымлы үз атлары да бар.