Делегация составында шулай ук телетапшырулар алып баручысы, Русия Дәүләт Думасы депутаты Тимофей Баженов, БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Калмыкия Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Трапезников һәм авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Тимур Гаваев бар иде.
Тантана театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Бәйрәм программасын Зәйнетдиннең чыгышы һәм сәнгать осталарының «Башҡорт аты — милләт ҡото» концерты дәвам итте. Фестиваль кунаклары алдында Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле, шулай ук калмык фольклор җырчысы, риваятьче, джангарчи Владимир Каруев чыгыш ясады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Калмыкия Республикасы делегациясенә, Тимофей Баженовка, Казахстан, Кыргызстан һәм Русиянең 20дән артык төбәгеннән килгән делегацияләргә Баймак җирендә кунак булулары өчен рәхмәт белдерде.
Калмыкия Башлыгы Бату Хасиков билгеләп үткәнчә, ике республика арасында уртаклыклар күп. Бүген төбәкләр авыл хуҗалыгы, мәдәният, мәгариф, транспорт логистикасы, санлы үсеш һәм башка өлкәләр буенча алга таба хезмәттәшлек итү юнәлешләрен билгели.
Фото: Валерий Шахов