Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2022, 10:35

«Мәргән уҡсы» төбәкара фестивалендә беренче тапкыр башкорт маршруты оештырылды

Баймак районында «Башҡорт аты» фестивале кысаларында иң оста җәядән атучыларны ачыклау буенча «Мәргән уҡсы» төбәкара фестивале узды.

«Мәргән уҡсы» төбәкара фестивалендә беренче тапкыр  башкорт маршруты оештырылды
«Мәргән уҡсы» төбәкара фестивалендә беренче тапкыр башкорт маршруты оештырылды

Проект ике номинациядә үткәрелде: җәяүле һәм атлы-җайдаклы турнир. Җәядән атуда күп төрле маршрутлар бар, бу юлы укчылар беренче тапкыр башкорт маршрутын үтте. Аның авторы — Рушан Хәсәнов. Ул Әбҗәлил районында туган, Уфада яши. Җәядән ату белән дүртенче ел шөгыльләнә. 

— Дөнья буйлап Корея, Венгрия һәм Төркия маршрутлары киң билгеле, — дип сөйли Р. Хәсәнов. — Мин үзем җиде ярышта катнаштым. Шәхси тәҗрибәдән чыгып, «Төньяк амуры» дип аталган башкорт маршрутын булдырдым. Калмык җәячеләре бүген аның катлаулылыгын билгеләп үтте һәм бераз гадиләштереп булмыймы, дип кызыксынды. Әмма аның үзенчәлеге нәкъ менә башкару авырлыгында. 

Имегезгә төшерәбез, «Башҡорт аты» фестивале 29 июльдә, Баймак районының Графское күле буенда эшли башлады. Проект республика Башлыгының 2022 елның 24 маендагы УГ-242 санлы «Башҡорт аты» башкорт токымлы атларның республика фестивале турында»гы Указын үтәү максатларында, «Ирәндек» башкорт токымлы атларны саклап калу һәм үстерү хәйрия фонды булышлыгында үткәрелә.

Бүген, 30 июльдә 12.25 сәгатьтә Калмыкия Республикасы бәйгечесе Хонгр Уладаев катнашында «Мәргән уксы» дигән күрсәтмә чыгыш булачак.

Тулырак: Баймакский вестник

Автор:Лилия Габитова
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас: