Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2022, 14:03

Кайсы атлар шәбрәк – башкортларныкымы әллә казахларныкымы?

Атларында уктай җилдерүче җитди йөзле казах егетләре «Башҡорт аты» фестивалендә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. 

Кайсы атлар шәбрәк – башкортларныкымы әллә казахларныкымы?
Кайсы атлар шәбрәк – башкортларныкымы әллә казахларныкымы?

Алар башкорт атлары турында нинди фекердә икән? Бу сорауга җавапны Казахстан егете Колганат Жубаниязов бирә.

— Бездә адай һәм джабе токымлы атлар таралган. Беренчесе сыбай чабарга, ярышлар өчен бик шәп. Джабелар исә ит һәм сөт-кымыз өчен тотыла. Башкорт токымлы атларга бик тә сокланабыз. Чөнки алар бөтен шартларга да тиз яраклаша. Өстәвенә, бик җитезләр һәм шәпләр. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның нәкъ башкорт атына багышланган чара үткәрүе зур мактау һәм хуплауга лаек. Минем фикеремчә, һәр милләт атларының токымын саклауга һәм үстерүгә көч салырга тиеш. Бу уңайдан башкортлар мактауга лаек, — ди Колганат. — Ә инде кайсы атлар шәбрәк – башкорт токымлымы әллә казакларныкымы, дигәндә, мин икесе дә шәп, дим. Әлбәттә, без үзебезнекеләргә өйрәнгәнбез.

Фото: Гүзәл Салихова

Автор:Лилия Габитова
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас: