+13 °С
Болытлы
Бәйге төбәктә даими үткәрелә һәм һөнәрне популярлаштыру, милли эчемлек җитештерү технологиясендә алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу максатларын күз уңында тота. Мәртәбәле жюри хөкеменә республиканың төрле төбәкләрендә җитештерелгән кымыз тәкъдим ителде. Мәсәлән, Чишмә районының Күсем авылыннан Флүр Йосыпов конкурска үзләре җитештергән кымыз алып килгән. Хуҗалыкта көненә 300-350 литр эчемлек ясала.
Бөрҗән районыннан Айсылу Ямгурзина Фәһим Хәйбуллинның крестьян-фермер хужалыгында кымыз пешерүче булып эшли. Конкурска чияле, төче, әче эчемлекләр алып килгәннәр.
Фестиваль азагында иң яхшы кымыз ясаучылар, хуҗалык җитәкчеләре билгеләнәчәк.
Фото: Карима Усманова