Күләмле чара кысаларында халык сәнгате һөнәрләре остаханәләре, ат җигү өчен кирәк-яракларны ясау белән шөгыльләнгән осталар, һөнәрчеләр өчен бәйге оештырылды.
Катнашучыларның берсе — Рәмил Әлмөхәмәтов Баймак районының Икенче Эткол авылыннан. Елкычылык белән күптәннән шөгыльләнә, сунарчы да. Бәйгегә ул ат дирбияләре, үзе эшләгән сунар чанасы, тарантас, кашавайлар алып килгән.
— Чананың табанын юкә агачыннан ясадым. Сунар чанасын кыш көне ауга барганда кулланам. Ат җигү өчен әсбапларны да үзем эшлим. Оныгым Мирйән дә ярдәмләшә, — ди Рәмил Оморзак улы.
Учалы районының Бәләкәй Казаккол авылыннан Кәрим Мостафин йөгәнгә бизәвечләр ясый, шулай ук ат җигү өчен кирәк-яракларны заказ буенча җитештерә.
Мәйданда төрле төбәкләрдән килгән осталарның кул эшләре, авыл хуҗалыгы товарлары күргәзмәләре урын алган. Жюри әгъзалары конкурсантларның эшен баһәләп, иң-иң осталарны билгелиячәк.
Фото: Карима Усманова