Туган як
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2022, 07:55

Елкычылык өлкәсендә Русия экспертлары «Башкорт аты» фестивален уңышлы дип таный

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов хәбәр итте.

Елкычылык өлкәсендә Русия экспертлары «Башкорт аты» фестивален уңышлы дип таный
Елкычылык өлкәсендә Русия экспертлары «Башкорт аты» фестивален уңышлы дип таный

Ул Баймакский вестник гәзитенә фестивальнең беренче көне нәрсәгә багышлануын һәм федераль экспертлар аңа нинди бәя бирүен сөйләгән.

– Беренче көн тулысынча спорт ярышларына багышланды, анда алдагы нәтиҗәләр ясала. Финалчылар исә 30 июльдә билгеләнәчәк. Безнең бәйрәмгә республикадан гына түгел, Себер, Төньяк Кавказ, Казахстан һәм Үзбәкстаннан да бик күп кеше килүе куандыра.

Азат Бадранов чараның беренче тапкыр үткәрелүенә карамастан, белгечләр әлеге башлангычны уңай бәяләвен һәм аны фәнни берләшмәдә тануларын белдерде. Башкортстанның беренче вице-премьеры фикеренчә, экспертларның уңай бәясе «Башкорт аты» фестивален яңа дәрәҗәгә күтәрә.

Автор:Лилия Габитова
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас: