Туган як
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2022, 17:00

Бату Хасиков Радий Хәбировка калмык атына сертификат тапшырды

«Башкорт аты» фестивален ачу тантансында Калмыкия Башлыгы Бату Хасиков ике төбәк арасында хезмәттәшлек планнары турында сөйләде.

Бату Хасиков Радий Хәбировка калмык атына сертификат тапшырды
Бату Хасиков Радий Хәбировка калмык атына сертификат тапшырды

Аерым алганда, Калмыкия һәм Башкортстан республикалары арасында төрле өлкәләрдә берничә эшлекле килешүгә кул кую планлаштырыла. Бату Хасиков Баймак районына кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка калмык атына сертификат тапшырды.  

— Безнең уртак тарихыбыз, мәдәни кыйммәтләребез бар, — диде ул. — Ике төбәк арасында дуслык тагы да ныгысын.

Үз чиратында, Радий Хәбиров калмык коллегасына башкорт атына сертификат һәм йөгән бүләк итте.  

Фото: Дмитрий Фадеев

Баймакский вестник

Автор:Лилия Габитова
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас: