Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2022, 16:25

Башкортстан һәм Якутия абориген атлар белән алмашып тәҗрибә уздыра

Башкортстанда дәвам итүче “Башкорт аты” атлар фестивале кысаларында “Русия төбәкләрендә абориген атларны саклау һәм нәсел үрчетү” бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Башкортстан һәм Якутия абориген атлар белән алмашып тәҗрибә уздыра
Башкортстан һәм Якутия абориген атлар белән алмашып тәҗрибә уздыра

Аның эшендә, Русия тикшеренүчеләреннән тыш, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстаннан ат тармагын өйрәнүче белгечләр дә катнашты.
- Бөтен илләрдә һәм төбәкләрдә төп проблема – җирле нәсел атларын чиста итеп саклау - даими гибридизацияләү. Заводчылар токымны үз максатлары күз алдында тота – аларны чабышлар, ит һәм сөт өчен яхшыртырга омтыла. Нәтиҗәдә, генотип “юыла”, шуңа күрә дәүләткә җирле токымнарның чиста саклануын, генофондны югалтмауны күзәтеп торырга кирәк, - дип белдерде Бөтенрусия атчылык фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Зайцев.
Моннан ун ел элек кенә Бөтенрусия атчылык фәнни-тикшеренү институтында борынгы ат ДНКсы белән эшли башлаганнар, башкортларныкына да чират җитәчәк. Чөнки Александр Зайцев башкорт атының орлык материалын милли дәүләт фондына алырга вәгъдә бирде. Ул шулай ук ат үрчетүчеләрнең башкорт токымлы атның Русиянең башка төбәкләре өчен дә бик кызыклы булуы турындагы фикерен әйтте. Алар климат шартларына күнегүчән һәм чыдам атларның токымнарын югары бәяли.
- Без якут токымыннан биш колынны башкорт токымыннан булган биш колынга алмашырга тәкъдим итәбез. Сез моны гибридизация омтылышы дип атарсыз, әмма бу якут атларының башкорт линиясен барлыкка китерәчәк. Ә сез башкорт атларының токымы ничек яхшыруын күрерсез, чөнки алар якут атларыннан экстремаль чыдам сыйфатларны һәм югары дәрәҗәдәге итлелекне кабул итәчәк, - дип тәкъдим итте Якутск авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре Реворий Иванов.
Республика Хөкүмәте вице-премьеры - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов якут ат үрчетүчеләренең үзара атлар белән алышу буенча пилот тәкъдимен хуплады. Шуны искәртәбез, Башкортстан Русия Федерациясе субъектлары арасында абориген атларның баш саны буенча икенче урында тора – алар 121 мең баштан артык (гомуми баш саны 1,3 миллионнан артып китә).  

Фото: Денис Бородин  

Автор: Илмира ГАЛИЕВА

Автор:
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас: