+18 °С
Ачык
Мәскәү, Псков, Әстерхан, Пермьнән килгән 90 катнашучының якынча өчтән бере - хатын-кызлар. Ату 30, 35, 40 метр һәм 60, 70, 145 метр дистанцияләрдә өч көн дәвам итте. Һәр подходта спортчы бишәр ук атты. 145 метр дистанциягә ату аеруча үзгә булды. Ярышларны Уфадан тәҗрибәле укчы Гафур Рахмангулов җитәкләде. Тәҗрибәле укчы Айнур Ярмөхәммәтов, 28 яшь, Баймак районы Ишәй авылыннан. Әбҗәлил районыннан 28 яшьлек Гүзәлия Дәүләтова әнисе белән бергә катнашты. Җәядән ату - аларның гаилә мавыгуы. Омскидан Даниил Вяткин. Туган шәһәрендә ул традицион җәядән атуны үстерә. Даниил 50 кеше шөгыльләнә торган «Сибирский лучник» клубы белән җитәкчелек итә.
Фото: Сергей Чудаков
Автор: Илмира ГАЛИЕВА