Туган як
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2022, 13:02

"Башкорт аты” фестивалендә иң яхшы кымыз ясаучылар сайланачак

«Башкорт аты» фестиваленең бүген икенче көне. Әлеге минутларда Баймак районында 16нчы республика кымыз җитештерүчеләр конкурсы уза. Анда район этабында җиңү яулаган Баймак, Белорет, Әлшщй, Дәүләкән, Ярмәкәй һәм башка районнардан килгән 18 кеше катнаша.

"Башкорт аты” фестивалендә иң яхшы кымыз ясаучылар сайланачак
"Башкорт аты” фестивалендә иң яхшы кымыз ясаучылар сайланачак

Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда төбәктә башкорт токымлы атларның баш саны артуы күзәтелә һәм бу бик сөенечле күренеш.
— Бүгенге чара безнең республикада башкорт токымлы атлар белән бәйле булган беренче бәйрәм һәм ул илнең 20дән артык төбәгеннән һәм башка илләрдән компетентлы белгечләрне бер урынга туплады. Бу спорт чарасы гына түгел, ул бузгә республика өчен ат үрчетүдә нәтиҗәле юнәлеш булып та торачак. Хәзер уза торган кымыз җитештерүчеләр бәйгесендә башкорт кымызының барлык төрләрен дә тәмләп карарга, аның сыйфатын һәм чынлыгын чагыштырырга була.


Башкорт кымызының тәмен Калмыкия Республикасы Авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Тимур Гаваев та бәяләде.
— Башкортстанның мәдәнияте, табигате бик бай, авыл хуҗалыгы үсеше алга киткән. Без сезгә тәҗрибә уртаклашырга килдек. Безнең калмык токымлы атлар тышкы яктан да, күп кенә бәяләмәләр буенча да башкорт токымына охшаган, — дип билгеләп үтте ул.
Чын кымызның тәме атларның кайда көтелүенә дә бәйле, дип аңлатты «Акбүзат» атчылык һәм ат спорты буенча компетенцияләр үзәгенең баш зоотехнигы Тәхәви Вәлиев. Тауда йөргән атларны савып ясалган кымызның тәме урманлы далада яисә далада көтелгән бия кымызыннан әлләни аерылмый. Аларның һәркайсының үз тәме.


Фото: Алсу Муллахмәтова

Автор: Илмира Галиева

Автор:
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас: