Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2022, 22:06

Ат парады — «Башҡорт аты» фестиваленең иң зур бизәге!

Чарада республикадан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә атлылар катнашты.

Ат парады — «Башҡорт аты» фестиваленең иң зур бизәге!
Ат парады — «Башҡорт аты» фестиваленең иң зур бизәге!

Ике көн дәвамында барган «Башҡорт аты» фестивале ахырына якынлашты. Аның кысаларында ат спорты ярышлары, «Ылак», «Аударыш», «Бәйге», «Мәргән укчы» уеннары оештырылды, кымыз җитештерүчеләр, ат җигү кирәк-ярагын эшләүчеләр конкурсы үтте. Шулай да фестивальнең төп бизәге — ул ат парады булды. Анда башкортстанлылар белән берлектә Казахстан, Таҗикстан, Дагыстан, Калмыкия, Кабардино-Балкария, Саха (Якутия), Татарстан Республикаларыннан, күрше Чиләбе, Рязань, Пермь, Ырынбур, Мәскәү каласыннан катнашучылар булды.

Тигез сафларда Русия һәм Башкортстан, «Башҡорт аты» фестивале, «Төньяк амурлары», Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге батальоннарның флагларын күтәреп килгән атлылар парады тамашачыларны сокландырды! Әйткәндәй, парадта якынча 500ләп ат катнашты.

Фото: Карима Усманова

Автор:Лилия Габитова
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас: