Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2022, 23:05

Алмас Шөгеров – җиңүче!

Баймак районында башкорт атлары фестивале кысаларында күп сандагы ярышлар оештырылды. Шулар арасыннан «Озын бәйге» ат-спорт узышлары аеруча кызыклы булды.

Алмас Шөгеров – җиңүче!
Алмас Шөгеров – җиңүче!

Ярышлар барышын Башкортстан Башлыгы Р. Хәбиров күзәтеп барды. Радий Фәрит улы иң яхшы җайдакларга бүләкләр дә тапшырды. 14 километрлы узышта Баймак районыннан Алмас Шөгеров үзенең Турусай исемле аты белән җиңү яулады. Төбәк җитәкчесе егеткә төп бүләк – кубок һәм «Лада Гранта» автомобиленә сертификат тапшырды. Икенче урын һәм 120 мең сумны Чиләбе өлкәсе вәкиле алды, өченче урында шулай ук Баймак районы вәкиле. Ул бүләк сыйфатында 90 мең сум акча алды.

Исегезгә төшерәбез, «Башкорт аты» республика фестиваленең төп вакыйгалары – традицион җәядән ату буенча «Мәргән укчы» төбәкара фестивале, «Бәйге» башкорт көрәше буенча чемпионат, кымыз эшләүчеләр конкурсы һәм башкорт токымлы атларны саклауга багышланган эшлекле программа булды.

Фото: башинформ

Автор:Лилия Габитова
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас: