Агымдагы елда анда Башкортстан, Калмыкия, Пермь крае, Омск,Әстерхан, Чиләбе,өлкәләреннән, Екатеринбург һәм Мәскәүдән йөзләп иң яхшы укчы катнаша. Ярыш ике төркемдә үткәрелә.
Төрле милләт вәкилләрен берләштерүче күләмле проект халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын пропагандалауга һәм өйрәнүгә юнәлтелгән. «Мәргән укчы» хәрәкәте традицион башкорт уеннарының бер төрен популярлаштырудан тыш, милли этник киемнәрне дә пропагандалый. 2016 елдан бирле үткәрелүче фестиваль кыска гына вакыт эчендә Башкортстанда ына түгел, ә аннан читтә дә танылу алды. Алдагы елларда анда Германия, Төркия, Литва, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Словакия, Дагыстан, Русия һәм Башкортстан төбәкләреннән килгән иң яхшы спортчылар катнашты. Бу хакта «Баймакский вестник» гәзите яза.
Фото: Башинформ