Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 июль 2022, 20:12

Барысы да бик ошый!

Африка кунагы «Башҡорт аты» фестиваленә югары бәя бирде.

Барысы да бик ошый!
Барысы да бик ошый!

Баймак районында узучы күләмле чара төрле юнәлешләрдә шөгыльләнүче спортчыларны, шул исәптән мас-рестлинг белән мавыгучыларны да җәлеп итте. Анголадан Латисия Шиока — республика фестиваленә көч сынарга һәм ял итәргә килүчеләрнең берсе. Кыз рус телен бик яхшы белә. Ул Башкорт дәүләт университетының 4нче курсында укый, булачак икътисадчы. Мас-рестлинг белән күптән түгел шөгыльләнә башлаган.

Көньяк-Көнбатыш Африкада туып-үскән кыз аның турында болай сөйли:

— Мас-рестлинг — якут халкының милли спорт төре. Гади итеп әйткәндә, ул таяк тартышудан гыйбарәт. Җиңү өчен спортчыга көндәш кулыннан таякны тартып алырга яки таяк белән бергә аны үз ягына аударырга кирәк. Бүген без спорт җайланмаларын әзерлибез, ә иртәгә ярышларга керешәчәкбез. Мин мондый чарада беренче тапкыр чыгыш ясаячакмын. Миңа барысы да бик ошый, кызыклы тоела. Оештыручыларга, хуҗаларга һәм катнашучыларга рәхмәт!

Тулырак: Баймакский вестник

Автор:Лилия Габитова
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас: