Туган як
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 июнь 2022, 21:45

Корбан гаете җитә

Нәрсәләр белергә тиешбез?

Корбан гаете җитә
Корбан гаете җитә

Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе — Корбан бәйрәме (Гыйд әл-Әдха). Гает Корбан көне Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көненә туры килә (агымдагы елда — 9 июль). Бу мөбарәк көндә мөселманнар таңнан торып, госел коенып, авызларын пакьләп, яхшы киемнәр киеп, хушбуй сөртеп, җәмәгать булып мәчеткә гает намазын укырга баралар. Гаеткә барганда юлда туктап, тәкбир тәшрик («Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләһә илләллааһу уәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде»), ягъни Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, бөек Аллаһтан гайре Иләһ юктыр, Аллаһ бөек һәм Аллаһка мактау булсын, дип әйтү сөннәттер, ягъни сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)нең гадәте. 8 июль (иртә намазыннан башлап) — 13 июль (икенде намазына хәтле) тәшрик-тәкбир көннәре!

Агымдагы елда да шәһәребезнең мәчетләрендә һәм мәдрәсәдә Корбан гаете үткәреләчәк. Бәйрәмнең мәгънәсе Аллаһка якынаю, аңа иман китерү. «Корбан» сүзе мөселман традицияләрендә «якынаю» дигәнне аңлата. Гадәт буенча, Корбан гаете көннәрендә дин юлындагы кешеләр ярату һәм шәфкатьлелек күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш. Милләтне әхлакка, чисталыкка, бер-береңне хөрмәт итәргә өнди торган бәйрәмнәр Ислам дине белән килгән.

Динебезнең һәрбер бәйрәме бездә әхлакый сыйфатлар тәрбияли: әдәпле булырга, начар сыйфатлардан арынырга өйрәтә. Мәсәлән, Корбан гаетенең хикмәте түбәндәгедән гыйбарәт: җәмгыятьтә байлар һәм урта хәллеләр белән бергә айлар буенча ит ашамаган кешеләр дә бар. Нәкъ менә шундый кешеләр өчен Корбан бәйрәме чын мәгънәсендә Аллаһ Тәгаләнең зыяфәте (аш мәҗлесе) булып тора. Бу илаһи зыяфәт начар хәлдә яшәгән кешеләрнең күңелен күтәрә. Шул рәвешчә, җәмгыяви гаделлек төшенчәсе халык күңелендә ныграк урын ала.

Корбан бәйрәме тарихына күз салыйк. Ибраһим галәйһиссәләмнең озак еллар баласы булмый. Ул: «Әгәр улым булса, мин аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем», — дип нәзер әйткән була. Ибраһим галәйһиссәләмнең улы туа, аңа Исмәгыйль исеме бирелә. Берничә еллар үткәч, Ибраһим галәйһиссәләм Мәккә шәһәрендә булган вакытта, төшләр күрә башлый. Ул төшләрдә Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәләмгә улы Исмәгыйльне корбан чалырга куша.

Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә бәндәнең каннарын түгүче түгел, ул бары Ибраһим галәйһиссәләмне шул рәвешчә сынады, Исмәгыйль галәйһиссәләм үзе дә сынатмады. Уйлап карагыз әле җәмәгать, Исмәгыйль галәйһиссәләмгә ул вакытта нибары 7 яшь, икенче риваятьтә 13 яшь кенә була. Ибраһим галәйһиссәләм улын бугазлыйм дип торган заманда Җәбраил фәрештә килеп, аны туктаткан, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, улы урынына бер куй китереп, шуны корбан итеп чалырга кушкан. Җәбраил фәрештә шушы куйны китергәч «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр», — дип әйткән. Ибраһим галәйһиссәләм тәкбирне ишеткәч: «Ләә иләһә илләллааһу үәллаһу әкбәр», — дип әйткән һәм аннан соң Исмәгыйль галәйһиссәләм өстәгән: «Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде». Бүгенге көндә мөселманнар бу сүзләрне Корбан гаетендә һәрбер фарыз намаздан соң кабатлыйлар. Ибраһим галәйһиссәләм улын азат кыла һәм Җәбраил фәрештә алып килгән куйны чала. Шул вакыттан бирле бу йола безгә бәйрәм булып кала. Корбанга китерелә торган хайванның өчтән бер өлеше сәдака рәвешендә мохтаҗларга өләшенергә тиеш.

Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне бөтен дөнья мөселманнары өчен олы көннәр санала. Бу көннәрдә мөмкин кадәр игелекләр кылу хәерле. Игелекле гамәлләргә догалар кылу, сәдакалар бирү, шулай ук өстәмә ураза тотулар керә. Шуңа да Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көнендә, аеруча Гарәфәдә ураза тоту бик саваплы гамәл. Мөхәммәд (с.г.с.) Гарәфә көнне (быел 8 июль) тотылган ураза алдагы һәм киләсе елның гөнаһларыннан азат итә, дигән. Согуд Гарәбстанында хаҗ кылучы мөселманнар изге Арафат үзәнендә тауда торалар. Ислам риваятьләре буенча, Адәм атабыз белән Һәва анабыз нәкъ шушы тауда очрашкан.

Корбан көне алдындагы төнне догаларда үткәрергә, Коръән, тәхәҗҗүд намазы укырга, Аллаһтан гафу сорарга кирәк. Бәйрәм алдыннан укылган догалар кабул була дип санала.

Корбан гаете көнне ураза тоту тыела. Бәйрәм алдыннан мөселманнар госел алып, чиста киемнәр кия. Ирләр мәчеткә гает намазына бара. Намазга кадәр ашамый тору хәерле. Намаздан соң хөтбә укыла. Гадәттә, ул Аллаһ һәм Мөхәммәд (с.г.с.)гә зикер әйтүдән башлана, хаҗ гамәленең

һәм корбан китерүнең мәгънәсе, әһәмияте аңлатыла.

Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә. Коръәндә язылган: «Сез чалган хайваннарның итләре, каннары Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер» («Хаҗ» сүрәсе, 37нче аять). Шулай ук корбан Исмәгыйь галәйһиссәләм кыйссасын искә төшерә, аның коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта. Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә, мескен, ятимнәрне, дин юлында укучы шәкетләрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез.

Хөрмәтле дин кардәшләребез!

Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте исеменнән барчагызны киләсе олугъ Корбан бәйрәме белән тәбриклибез һәм 9 июльдә «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә (Комсомол урамы, 22нче йорт) һәм шәһәребез мәчетләрендә бәйрәм намазына көтеп калабыз. 08.30 сәгатьтә Коръән укылачак, 09.00 сәгатьтә Корбан гаете намазы укылачак. Аллаһның кушканын үтәргә ашыгыгыз!

Бәйрәм көнне шулай ук дини китаплар, хәләл ризыклар, мөселман киемнәре һәм башкалар сатылачак.

Рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефоннар:

   6-69-64; 8-905-355-1025; 8-937-485-2630.

Имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: